Ваһапов фестиваленең ХХ юбилей сезоны 18 сентябрьдә гала-концерт белән башлана. Ул концерт фестивальнең яшь лауреатларын тәкъдим итүгә багышланган. Фестивальнең яшь башкаручылар бәйгесе лауреатлары инде май аенда ук билгеле булган иде.
«Лауреатларга бирергә бер тиен акча юк иде»
Рифат Фәттахов сүзләренчә, яшь башкаручылар бәйгесе башланганда, лауреатларга бирерлек бер тиен акчалары булмаган. «Рәшит Ваһапов фестивале» проектына федераль грант бирелгән һәм шуннан соң гына лауреатка гран-при бирелү мәсьәләсе хәл ителгән.
Ел башында финанс яктан бераз авырлыклар бар иде. Март аенда бәйге башланганда, лауреатларга премия бирергә бер тиен акча юк иде. Без «рискка» бардык. Талантларны күргәч, без аларны читкә этәрергә тиеш түгел, дидек. Без республика җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать иттек, Татарстан Рәисе безне хуплады. Безгә федераль грант бирелде. 300 мең сумлык гран-при билгеләргә мөмкинлек туды. Бу көннәрдә жюрины җыеп, гран-при иясен билгеләрбез.
Концертның максаты – быелгы яшь башкаручылар бәйгесенең лауреатларын тәкъдим итү. Бу бәйге бик уңышлы үтте. Татарда шәп яшь җырчылар бар. Татар җыры бетми, бәйге шуны күрсәтте. Яшь, талантлы татар җырчыларының яңа бер дулкыны күтәрелә. Яңа сезонга дулкынланып керәбез, – диде җитәкче.
Казанда гала-концерт 18 сентябрьдә була, ә 7 октябрьдә Ташкентта үткәрәләр. Анда музыкантлар Үзбәкстан егет-кызлары була, ягъни Үзбәкстанның милли симфоник оркестры уйный. Башкаручылар исә Татарстаннан булачак. Ел дәвамында Мәскәү, Уфа, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Түбән Новгородта концертлары куярга җыеналар. Киләсе елда Стамбул, Алма-Ата, Бакуга юл тотарга планнар корылган.
«Гөлназ Асаева улын яки кызын безгә алып киләчәк, башкача була алмый»
Концертта, әлбәттә, популяр җырчылар да булачак. Очрашуга фестивальнең ике лауреаты – әтиле-кызлы Асаевлар килгән иде.
Бик зур рәхмәт, искитмәле эшләр эшлисез. Безнең мәдәнияткә кирәкле чын җырчыларны күтәрү эшендә сез. Яшьрәк вакытларда лауреат булырга туры килде, бөек җырчыларыбыз алдында чыгыш ясадык. Ул вакытта Башкортстаннан күчеп кенә килгән вакыт иде. «Ул бәйге миңа кирәкме» дип, аңлап та бетерми идем. Рифат Әхмәтович: «Рөстәм, кирәк», – диде. Бу – зур дәрәҗә, – дип искә алды ул.
Рифат Фәттахов:
Гөлназ Асаева һәм Рөстәм Асаев – аталы-кызлы лауреат булуның фестиваль тарихындагы беренче очрагы. Динә җырлыймы соң ул?
Гөлназ Асаева:
Кызганычка, юк... әле.
Рифат Фәттахов:
Алай димә инде, безнең сценарий буенча ул да җырлый бит.
Гөлназ Асаева:
Алай булса, җырлый.
Рифат Фәттахов:
Һичшиксез, үзенең кызын яки улын безгә алып киләчәк әле ул, башкача була алмый, шулай булырга тиеш, тәртибе шундый.
Гөлназ Асаева:
Ваһапов фестиваленең лауреаты булу – минем өчен зур горурлык. Шушы фестивальдә мин 3нче урын алуым белән чиксез бәхетле.
Рифат Фәттахов:
Өченче урын гына алдыңмени?
Гөлназ Асаева:
Өченче урын бирдегез, әйе. Ул вакытта җырлавым шулай гына булгандыр. Рифат Әхмәтович булуы, аның белән эшләвебезне белү минем өчен тыл булып тора, – диде ул.
Рифат Фәттахов Иркәгә: «Син генә түгел, мин дә мишәр»
«Казанда Шәрык базары» фестивале шулай ук узачак, тик бераз башка форматта була. 40 милли мәдәният вәкилен колачларга ниятлиләр.
«Шәрык базары» фестиваленә әзерлек бара. Быел масштаблырак узачак, географиясе дә киңәйде, фестивальнең статусын да үзгәрттек. Хәзер ул – Халыкара милли мәдәниятләр фестивале. Былтыр ул Халыкара төрки эстрада фестивале иде. Без бөтен Шәрык дөньясын колачларга җыенабыз. Фестиваль 1 көн түгел, ә 7 көн дәвам итәчәк. Фестивальнең тагын бер яңалыгы бар. Узган ел «Ялла» төркеме бездә бик әйбәт тәэсир калдырды. Без «Ялла» төркеменең Татарстан буйлап гастрольләрен оештырабыз.
Тагын бер яңалыгыбыз бар. «Шәрык Базары» кысаларында бу проектта катнашучы төбәк яки илне тәкъдим итү турында хыялланган идек. Быел без бу эшне Башкортстаннан башларга булдык, 24 октябрьдә «Пирамида» концертлар залында Башкортстан Республикасы көне үтә. Алар бездә зур гала-концерт оештырачак. Соңгы елларда Башкортстан көннәре үткәрелгәне юк кебек, – дип сөйләде ул.
Казанда «Шәрык базары» фестивале 20 октябрьдә башлана. 27 октябрьдә гала-концерт белән тәмамлана. Анда «Ялла» төркеме, Иркә, Эльбрус Джанмирзоев катнашачак. 25 илдән килгән җырчы һәм биючеләрнең чыгышы көтелә. «Ялла» төркеме Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы, Казан шәһәрләрендә концерт куячак.
«Шәрык базары» гала-концертының афишасында Татарстанның атказанган артисты Иркәне күрергә була. Очрашуга ул үзе дә килгән иде.
Рифат әфәнде белән безне «Кыргый гөл» җыры якынайтты. Башка әйбер безне бик бәйли дип әйтә алмыйм. Рифат абый – нык характерлы кеше. Мине тыңлатырга да җиңел түгел. «Матбугат очрашуына килергә вакытым юк», – дигән идем. «Кирәк», – дип әйткәч, матур итеп, катырак аңлаткач, мин инде җыенып килдем.
«Шәрык базары» фестиваленең афишасын күргәч тә дулкынланып куйдым, чөнки шундый артистлар арасында уртага куйганнар – бик зур җаваплылык. Ул көнне гомумән башка шәһәрдә концертым буласы иде, тик без ул концертны башка вакытка күчердек, килергә ризалаштык. Бу – минем төркемем өчен бер яңалык һәм дәрәҗә. Мине зурлап шундый фестивальгә чакыруыгызга мин рәхмәтле. «Кыргый гөл» җыры өчен дә рәхмәтле. 1 еллап ул җырны җырлаудан баш тарттым. Аны да бер каты итеп әйткәч, 1-2 көн эчендә яздырдык, болай гына җырлап караган идем, дөрестән дә, җыр бик уңышлы булды. Бу җыр миңа туры килде, тамашачы әйбәт кабул итте, һәм ул хит булды. Бу җыр өчен аерым бик зур рәхмәт. Халык бу җырны якын кабул итте. Үземнең яңа программаның исемен «Кыргый гөл» дип атарга булдым, – диде ул.
Рифат Фәттахов:
Быел да без сиңа бер яңа җыр бирәбез, яме.
Иркә:
«Кыргый гөл»дән дә әйбәтрәк була икән, мин башка фестивальләрдә катнашырга ризалашырмын. Тик миңа быел диплом булса да бирерсез, дип өметләнәм. Үткән елда бөтен автор, җырчыларга бирделәр, миңа булмады. «Әле башың яшьрәк, Иркә. Бу җырны үстереп җибәрсәң, икенче елга бирәбез», – диде Рифат абый.
Рифат Фәттахов:
Диплом алган булсаң, киләсе елда килмәс идең. Мин артистларны бераз гына беләм бит инде.
Иркә:
Анысы да бар. Монда бераз мишәрлек тә бар инде.
Монда бит син генә түгел, мин дә мишәр, – дип елмайды Рифат әфәнде.
Бу фестивальдә чыгыш ясар өчен, Иркә үзенең төркеменә аерым костюмнар ясатырга булган. «Без бу фестивальгә туры килә торган 9 костюмга заказ бирдек. «Шәрык базары»на дөрес проект сайланган, дип уйласыннар дип, бик җентекләп әзерләнәбез, – диде ул.
«Ваһапов фестиваленә 1000 гариза беркайчан да килмәячәк»
13 ноябрьдә Ваһапов фонды Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә баянчы Рамил Курамшинны искә алу кичәсен үткәрергә җыена. 8 декабрьдә «Халык җәүһәрләре» проекты калкып чыга, «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Рисәнә Мостафинаның концерты булачак.
Бу – әлегә реаль планнар, безнең идеяләр бик күп. Әмма ачы тәҗрибәдән соң, бу идеяләрнең барысын да әйтеп бетермибез, чөнки идеяләрне урлыйлар. Сөйлисең дә, икенче көнне министрга барасың, шалт, бу фикер җиткерелгән инде. Шуңа күп әйберләрне әйтмим, – диде Фәттахов.
Кайвакыт бәйгеләргә 500, 1000 гариза килде, дип әйтәләр. Ваһапов фестиваленә 1000 гариза беркайчан да килмәячәк. Килә дә алмый, чөнки бездә – бик кырыс таләпләр. Бездә профессиональ җырчылар катнаша. Профессиональ, әйбәт җырчылар бик күп була да алмый, – дип нәтиҗә ясады ул.