Шәһәр һәм район Советлары сессиясендә әлеге исемне Анатолий Арсентьевич Кондратьевка бирү мәсьәләсе каралды.
Ул 30 елдан артык гомерен журналистика өлкәсенә багышлаган. “Лениногорские вести” газетының баш редакторы булып эшләде. Шул ук вакытта иҗтимагый эшләрне дә алып барды. Хәзерге вакытта шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе вазифасында.
Намуслы рәвештә тырышып эшли, үзенә хөрмәт яулады. Шулай ук аның күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, медальләре бар, дип билгеләп үтелде.
Депутатлар бертавыштан муниципаль районның һәм шәһәрнең Мактаулы гражданины исемен Анатолий Кондратьевка бирүне кабул иттеләр.