Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Яшьләр бизнес-акселераторы ачылачак

Аны төзү инициаторы Уфа дәүләт нефть техник университеты булды. Бу инновацион вузара киңлек республика территориясендә проект эшчәнлегенә, технологик стартапларны үстерүгә һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән актив яшьләр берлеге формалаштыру өчен тәгаенләнгән. Акселераторны эшләтеп җибәрү Башкортстан вузлары студентларының технологик башлангычларын тормышка ашыру өчен өстәмә мөмкинлек ача. Бу акселерация буенча даими мәйданчык булачак: идеяләрне җентекләп эшкәртүдән алып бизнес-планнар төзүгә, финанслауны җәлеп итүгә һәм стартапларны гамәлгә ашыруга кадәр. Яңа яшьләр киңлегендә эш төрле формада: лекцияләр, тренинглар, эксперт сессияләре, хакатоннар һ.б. оештырылачак. Монда яшь инновацион эшкуарлар икътисад, маркетинг, финанслар өлкәсендә җитешмәгән белемнәр алачак, тикшеренүләр үткәрергә өйрәнәчәк һәм бизнес белән идарә итү принципларын үзләштерәчәк. Шулай ук биредә яшь лидерларның һәм остазларның - тәҗрибәле эшкуарларның һәм җәмәгать эшлеклеләренең үз белем-тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер булган төбәк комьюнитиларын формалаштыру планлаштырыла. Һәр студент экспертлар белән эшләү мөмкинлеге алачак, алар максатларга юнәлеш алырга, гамәлләрне конкретлаштырырга һәм проектны уңышка китерергә ярдәм итәчәк. «Яшьләр бизнес-акселераторы - технологик эшкуарлык белән шөгыльләнергә теләгән студентлар өчен старт мәйданчыгы ул. Аның эшендә Башкортстанның теләсә кайсы югары уку йорты студенты, шулай ук башка төбәкләр катнаша алачак, - ди УДНТУның технологияләр трансферы идарәсе башлыгы Сергей Гладких. - Яшь инноваторлар өчен - үз проектын үстерүгә, инвестицияләр эзләүгә һәм гипотезалар эшләүгә юнәлдерелгән интенсив ярдәмнең бик яхшы мөмкинлеге ул».