Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Бәлагә тарырга язмасын!

Моны 112нче мобиль кушымта белән эшләп була. Аны GooglePlay яки AppStore дан йөкләп алырга һәм смартфонга урнаштырырга кирәк. Һәр гадәттән тыш хәлдә 112нче кушымта аша 112нче системаның Чакыруларны эшкәртү үзәгенә хәбәр җибәрергә, гадәттән тыш хәлнең кайда булганын төгәл координаталарны күрсәтергә, фото һәм видео җибәрергә мөмкин. Бу янгын, автомобиль һәлакәте яки җинаять урыныннан эшләнергә мөмкин.112нче мобиль кушымтаның файдасы:– гадәттән тыш хәл булганда - сезнең урыныгыз билгеләнәчәк.- әгәр кушымта аша ашыгыч хезмәт чакырсагыз - диспетчер сезнең профиль мәгълүматларын, телефон номерын һәм төгәл геопозицияне алачак. Чакыру картасына вакыйга урыныннан тасвирлама, фото, аудио һәм видео өстәргә була. Бу хезмәткә тиз һәм төгәлрәк җавап бирергә ярдәм итәчәк.- заявканың статусы турында мәгълүмат алырга, шулай ук кушымтадагы барлык заявкаларыгызны карарга мөмкин.– туристик төркемне теркәү-бу хәвефсезлек һәм кирәк булганда вакытында квалификацияле ярдәм күрсәтү өчен кирәк. Әгәр дә вакыйга урынында интернет булмаса, сезнең заявкагыз - геомәгълүматлар, сезнең исем һәм вакыйганың тасвирламасы белән смс-хәбәр рәвешендә җибәреләчәк.- шулай ук кушымтада Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан яңалыклар һәм мөһим мәгълүмат белергә мөмкин.#Аңлатабызрф #АңлатабызБашкортстан Фото: МЧС России