Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Башкортстан күрше төбәкләр белән яңа проектларны гамәлгә ашырачак

Русия югары белем һәм фән министры урынбасары Андрей Омельчук катнашлыгында документларга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Пермь крае һәм Чиләбе өлкәсе губернаторлары кул куйдылар.Килешүләр Уфада, Пермьдә һәм Чиләбедә дөнья дәрәҗәсендәге югары уку йортлары арасында студентлар кампуслары булдыру кысаларында үзара хезмәттәшлекне үстерүне күздә тота.Республика Башлыгы ассызыклаганча, хезмәттәшлек төбәкләрнең фәнни-мәгариф потенциалын нәтиҗәле тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.- Без бу килешүгә бик теләп кул куйдык. Чиләбе өлкәсе - безнең яхшы күршебез. Бу бик көчле, үсеш алган төбәк, - диде Радий Хәбиров. - Безгә, һичшиксез, фәнни структураларыбыз һәм студентларыбызның бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашуы кызык. Без Чиләбе өлкәсе белән бергә заманча кампуслар формалаштыру юлыннан барабыз. Мондый тәҗрибә безнең барыбыз өчен дә бик файдалы булачак.Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин студентлар кампуслары проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән алмашуның мөһимлеген билгеләп үтте.Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер фәнни-белем бирү мохитендә үзара хезмәттәшлек киләчәктә төбәк-ара кооперацион элемтәләрне үстерүгә мөмкинлек бирәчәк, дип сөйләде.Фото: Башкортстан Башлыгы