Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Русия һәм Белорусия яшьләре очрашачак

Форумда студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр, белгечләр, халыкара яшьләр хезмәттәшлеге өлкәсендә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы һәм үз дәүләтләрен үстерүдә актив катнашучы профессионаллар катнашачак. Форум Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты тарафыннан Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Беларусь Республикасы Мәгариф министрлыгы һәм Белоруссия республика яшьләр берлеге белән берлектә оештырыла. - Бүген Русия белән Беларусь арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр - безнең илләрнең уртак үткәне тарихы. Бу бердәмлектә яшьләребезнең прогрессив идеяләре зур роль уйный. Коммуникацион мәйданчыклар һәм орыну нокталары булдырып, без яңа нәтиҗәле проектлар булдыру өчен нигез салабыз. Русия һәм Беларусь Форумының өч көне дәвамында студентлар, авыл һәм иҗат яшьләре вәкилләре, яшь галимнәр, хәрби-патриотик клубларда катнашучылар үз платформалары кысаларында эшләячәк. Форум яшьләр өлкәсендә алга таба нәтиҗәле хезмәттәшлек перспективасы белән халыкара хезмәттәшлекнең яңа векторын үстерү өчен бик яхшы мәйданчык булачак, - диде Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук. Форум программасы дүрт юнәлештә узачак: авыл яшьләре (АПК һәм авыл территорияләрендәге яшьләр өчен белем бирү блогы), Мин - Патриот (патриотик клубларда, берләшмәләрдә һәм эзләнү отрядларында катнашучыларның эшен оештыру), иҗади яшьләр (яшьләр оешмаларының, балалар һәм студентлар берләшмәләренең иҗади лидерларын формалаштыру), #ТрудКрут (студентлар отрядлары һәм хезмәт итүче яшьләр слеты). Фото: tuvest.ru