Найти тему
Интертат

Хастаханәдә билгеле журналист үлгәч, табиблар хатасы ачыкланган

25 мартта Түбән Тагил хастаханәсендә 37 яшьлек Екатерина Евлашина вафат була. Аның уникеилле эчәклегендә җәрәхәт була. Соңрак иминият компаниясе медикларның гамәлләрендә хата булуын ачыклый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Табиб-экспертларының медицина ярдәме сыйфатына экспертизасы нәтиҗәләре буенча, «ашыгыч медицина ярдәме», «хирургия» профильләре буенча кагыйдә бозулар ачыкланды. «Реаниматология һәм анестезиология» профиле буенча кагыйдә бозулар ачыкланмады», – диелә юрист «КП»га күрсәткән документта.

23 мартта Екатеринаның эче авырта, һәм ул «ашыгыч ярдәм» чакыра. Екатеринаның абыйсы Николай сүзләренчә, табиблар авыртуны баса торган укол ясый да китә. Икенче көнне Екатерина үзе хастаханәгә бара, авырту бетми. Кабул итү бүлмәсендә ул аңын югалтып егыла. Аны реанимациягә салалар, биредә анафилактик шок була, аннары йөрәге туктый.

Юрист Юлия Липинская сүзләренчә, Евлашина очрагында кагыйдә бозулар аермачык күренеп тора. «Бездә булган медицина документлары буенча, хастаханәдә чакта аңа дөрес диагноз куймаганнар. Гәрчә моны эшләп булса да, әгәр тиешле диагностика чаралары ясаган булсалар. Әлеге фактны патологоанатомия яруы да раслый, диагнозлар яру нәтиҗәләренә туры килмәве күрсәтелгән», – ди юрист.

  • «Авыртудан аңын югалтты». Журналист кисәк кенә үлгән, дип язган идек.

С подпиской рекламы не будет

Подключите Дзен Про за 159 ₽ в месяц