Әйе, табигатькә сакчыл караш белән яшибез дип мактана алмыйбыз әле үзебез хакында. Җәмгыятебездә тәртип юк, дип зарланучылар күп, әлбәттә. Тик тәртипнең һәр кешенең үзеннән башланырга тиешлеген онытабыз.Җәмгыять ул бит сәгать кебек: һәр детале төгәл эшләсә генә, вакытны дөрес күрсәтә. Идеаль тормышта яшисе килгән һәркем моның өчен кулыннан килгәнне эшләргә тиеш. Ничек итеп дисезме? Сәламәт яшәү рәвешен сайлап, эш урынында үз вазыйфаларын җаваплы башкарып, тәрбияле, акыллы балалар үстереп.Һәркайсыбызга үз гомерендә күпме инстанцияләр бусагасын таптарга, шул юлда күпме вакытын, ә иң мөһиме, күпме нерв күзәнәкләрен сарыф итәргә туры килә! Кайбер чиновникларның үз эшенә бармак аша каравы сәбәпле, әлбәттә, беренче чиратта гади халык җәфа чигә. Үзем дә андый хәлләргә очрап кына торам.Авылда гомер кичерүче туганнарыбыз башына уйламаган җирдән борчу төште: гомер буе яшәгән җир участокларының кадастр санын ялгышып, күршеләрнеке белән бутаган ниндидер “акыллы” чиновник. Әлеге хата нәтиҗәсендә җирләре күршедәге кибет урынына туры килә икән. Ә документларың дөрес булмаса, җирең дә, хәләл тиреңне түгеп төзегән йортың да синеке түгел! Район үзәге белән авыл арасын кырыкмаса кырык тапкыр урап, җир комитетының бусагасын таптаудан файда чыкмагач, каза күрүче як адвокат ялларга, акча түгеп, бу эшне суд аша уздырып, участогының кадастр санын төзәтүгә иреште. Нинди инстанция хата җибәргән, шул үзе үк төзәтергә тиеш бит, югыйсә!Үз вазыйфасына салкын караучы ак халатлылар җәмгыять өчен аеруча куркыныч күренеш. Шул уңайдан үземнең баштан кичкән бер генә вакыйганы бәян итәм. Бәләкәй улыма бер яшь тә тулмаган иде әле, бик каты тамагы шешеп, югары температура белән дәваханәгә эләктек. Безне инфекция бүлегенә салып куйдылар. Янәшә караватларда ротовирус инфекциясе белән керүчеләр ята. Бу бик йогышлы авыру, эч китү, косудан интегәләр. Табибтан безне башка бүлмәгә күчерүен сорадым, бу инфекция йокмый калуы икеле бит инде. Башка урын юк дип, үтенечемне канәгатьләндермәделәр. Шул ук вакытта табибның үзенең дә, шәфкать туташларының да палатада бер баланы караганнан соң икенчесенә килеп тотынганчы пирчәткәле кулларын юмаулары шаккатырды. Бу хакта үзләренә әйткәч: “Антибиотик кадыйбыз бит барысына да, берсеннән-берсенә инфекция күчми”, – дигән җавап булды. Ике көн үтүгә, минем баламда да ротовирус инфекциясе билгеләре күренде. Әйберләремне җыйдым да, гариза язып, дәваханәдән баламны алып кайтып киттем. Өйдә тиешле даруларны эчереп, төн йокыларымны йокламый, аякка бастырдым улымны. Дәваханәдә калсак, кайчан терелер иде, билгесез. Бу вакыйганы мисалга китерүемнең тагын бер сәбәбе бар: шәфкать туташы өйгә кайтып китәр алдыннан миңа ампулада дару бирде, укол итеп кадый алмасагыз, эчерерсез генә дип. Өйгә кайткач, карасам, тиешле дару урынына, ялгышып, бөтенләй икенчене биреп җибәргән! Ампула тышындагы хәрефләр дә кыршылып, чак-чак күренә. Ярый әле, чекерәеп булса да укыганмын. Ә медицина хезмәткәренә ышанып, балама биргән булсам!Интернетны ачып, әлеге дару хакында өстәмә мәгълүмат алгач, чәчләрем тагын да үрә торды: аның минем улымдагы авыруны дәвалауга бернинди дә катнашы булмаудан тыш, әлеге препаратны бәләкәй балаларга бөтенләй бирергә ярамавы, йөрәкне туктатырга мөмкин икәнлеге язылган иде. Менә сиңа, керсәң кер дәваханәгә! Бу вакыйгага инде күп еллар узды, әмма искә төшсә, әле дә йөрәк дертләп куя.Интернеттагы чәчәк басулары хакындагы видеоязманы караганда, хәтердә моның нәкъ киресе булган гыйбрәтле вакыйга яңарды. Мәктәптә укыганда Артекка ял итәргә барган идем. Поезддан Симферополь вокзалында төшкәннән соң, безне, Башкортстаннан бер көтү бала-чаганы, зур-зур автобусларга төяп, лагерьга алып киттеләр. Барып төштек. Вожатыйлар килүен көтеп басып торабыз шулай. Берзаман бала-чага тигез итеп киселгән ниндидер куакларга ташланды, ашыгып-ашыгып кесәләренә, сумкаларына тутыра башлады. Баксаң, лавр яфрагы җыялар икән...Үзем гомер кичерүче Дүртөйле районында соңгы елларда бик зур төзекләндерү эшләре башкарыла: яше-карты өчен күркәм ял итү урыннары булдырыла, яңа иҗтимагый киңлекләр ачыла. Әлеге вакытта Агыйдел елгасы яры буенда киң колач белән төзелеш эшләре башланды. Боларны күреп, күңел сөенә, әлбәттә. Тик шул ук вакытта аны шик корты да кимереп ала: кешеләр бу гүзәллекнең кадерен белерме, гомум байлыкка сакчыл карармы? Мондый уйлар өчен нигез юк түгел шул: ял итү өчен төзелгән парк, мәйданчыкларда эскәмия, атынгычларны җимерү, бозу, чүп-чар ыргытып китү кебек ямьсез күренешләр дә теркәлеп тора.Моңа охшаш хәлләрне күп тасвирлап булыр иде. Максат ул түгел. Әйтәсе килгән сүзем шул, дуслар: үзебезгә дә, янәшәдәгеләргә дә игътибарлы гына түгел, таләпчән булыйк, бу миңа кагылмый әле дип, ниндидер кырын гамәлләргә күз йомып калмыйк. Яшәешебез күркәм, мәгънәле булсын!