Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Яңа Чишмәдә буа төзекләндерелде

Әлеге буа “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы чикләрендә 2021 елда барлыкка килде. Сулыкны төзекләндерү башлангычы белән Альбина Салихова һәм Таһир Рәфыйков чыктылар. Авылдашлары аларның башлангычын хуплап кабул итте: гомум көч белән акча җыйдылар, кирәкле материаллар алдылар һәм бергәләшеп буаны коймалап куйдылар.Бу эшне туган төбәгебез хакына изге эшләр башкару максатын күз уңында тоткан “Атайсал” проектына да кертергә мөмкин. Әйткәндәй, агымдагы ел безнең республика өчен үзенчәлекле – кече Ватан өчен файдалы эшләр елы дип игълан ителде. Бу програмалар, изге эшләр башкарудан тыш, халыкны берләштерүгә дә юнәлтелгән. Ә Яңа Чишмә авылы халкы туган якларын сөюләрен һәм бердәм булуларын үз үрнәгендә күрсәтте.