Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Музей яңа экспонатлар белән тулыланды

Бүздәк почтамтындагы музей Башкортстан почта хезмәтенең “Мактаулы хезмәткәре” исеменә лаек булган Ләлә Бакиева башлангычы белән 2015 елда ачыла. Гомумән, легендар шәхес буларак, Ләлә Рәфәгытдин кызын Бүздәк төбәгендә белмәгән кеше бик сирәк. Ул озак еллар районның почта бүлегендә хезмәт салып, лаеклы ялга чыккач та, 20 елдан артык тармакның ветераннар оешмасына җитәкчелек итте, бихисап игелекле гамәлләре белән олы абруй яулады, шуңа да хәтердә якты күңелле, көләч йөзле кеше булып калды. Почта музеенда җыелган экспонатлар бүген дә ветеранның кул җылысын саклый кебек: алар арасында почта хезмәтендә кулланылган җиһазлар һәм инструментлар, хәтта почта хезмәткәре киемнәре дә бар. Шулай ук биредә Ләлә Бакиеваның шәхси фотолары, аңа тапшырылган Мактау грамоталары урын алган. — Район музееның 20 елдан артык эшчәнлеге чорында биредәге фондларда 300дән күбрәк экспозиция тупланды, 2 мең тирәсе экспонат бар, — ди музей методисты Алина Дулатова. — Алар районыбыз тарихын бар тулылыгында чагылдыра. Бүген кабул ителгән экспонатлар исә төбәкнең почта хезмәте эшчәнлеге турында сөйли.