Чара мөһим килешүләргә кул куюдан башланды. Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты «Беларусь», «Таглим» (Кыргызстан Республикасы) һәм «Алтын цака» (Казахстан) нәшриятлары белән хезмәттәшлек итәчәк. Шулай ук хезмәттәшлек турында үз ниятләрен Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов һәм Белоруссия Язучылар берлеге вәкиле имзалар белән ныгыттылар. Килешү әдәби басмалар, китаплар, журналлар белән алмашуны, ике республика делегацияләренең сәфәрләрен һәм әдәби туризм өлкәсендә уртак маршрутлар эшләүне күздә тота. “Түгәрәк өстәл”дә чыгыш ясаучылар нәшер итү эшендәге нечкәлекләр, заманча проектлар, укчыларны җәлеп итү юллары турында сөйләде.Казан кунагы, “Татар китап нәшрияты” предприятиесенең генеральный директоры Илдар Сәгъдәтшин Уфадагы китап ярминкәсенең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләде. Үз чыгышында ул аудиокитаплар чыгару проектын булдыру турында сөйләде, Казанда әдәби кафе һәм әдәби ресторанның уңышлы эшләвен билгеләде һәм башка мәсьәләләргә тукталды. Чарада шулай ук Ижевск, Сыктавкар, Екатеринбург, Махачкала һәм башка шәһәрләрдән килгән кунаклар чыгыш ясады. Видеоэлемтә аша бәйләнешкә керүчеләр дә булды. Автор фотолары.