Талпанны исеме дә бар - Валера. Әлеге арт-объектның авторы Олег Чегодаев сүзләренчә, аны урлаучылар мәктәпне тәмамлаучылар булган."966 көн ул безне сөендерде, табигатьтә һәр бөҗәкнең мөһимлеген һәм энцефалиттан прививка ясатырга кирәклеген искә төшереп торды. Һәм менә ул хәзер безнең белән юк. Мондый „бүләк“не безгә һәм шәһәргә чыгарылыш сыйныф укучылары, иңбашына кызыл тасма тагучылар ясады. Видеога карыйбыз һәм моңсу елмаябыз, без дә яшь чакта һәртөрле ахмаклыклар эшләгәнбездер, әмму бу кадәр түгел. Хәзер аларга кызыктыр, әмма кайчан да булса бу кылыклары өчен оялырлар дип ышанабыз", - дип язган ул социаль челтәрдә.Олег Чегодаев өстәп әйткәнчә, талпанны элекке урынында тергезәчәкләр. Исегезгә төшерәбез, һәйкәл 2020 елның сентябрендә Мостай Кәрим урамындагы йортның ишегалдында куелган иде. Ул 925нче проба көмештән коелган.