Блогер, аранжировкалар остасы Марат Мухинның тормыш иптәше Гөлия Вәлиәхмәтова сторисларында «подписчик»ларының сорауларына җаваплар язган. Күпчелек хатын-кызлар «юк» дип җавап бирәчәк, «Хыянәтне кичерер идегезме?» дигән сорауга карата Гөлия болайрак фикер йөрткән:
«Кемне һәм ничәнче тапкыр булуына карап! Гаиләне тулысынча тәэмин итә, сине ярата, хөрмәт итә һәм кадерли, якыннарының бөтен әйберсе дә булсын дип тырыша торган ирне гафу итәр идем.
Ә инде син балаң һәм үзеңнең сәяхәт итү, үзең теләгәнчә киенү мөмкинлегең булсын өчен ат урынына эшлисең, ә ирең бу мәсьәләләрне уйлап та бирми икән… Андый очракта хыянәткә түзеп тора алмас идем», – дигән ул.
Гөлия: «Марат Мухинның беренче никахыннан туган кызы Сәфинә белән нигә якыннан аралашмыйсыз? Ял итәргә очканда аны да үзегез белән алмыйсыз?» – дигән сорауны да җавапсыз калдырмаган.
«Беренчедән, балаларның ялын мин түгел, ә әти-әниләре түләргә тиеш, дип саныйм. Марат: «Барыбыз өчен дә түлим, Сәфинәне дә үзебез белән алабыз», – дисә, мин каршы килмәячәкмен. Икенчедән, нигә сез мине Сәфинә белән аралашмый дип уйлыйсыз? Очрашканда сөйләшәбез.
Марат белән өйләнешкәч тә, мин үземнең психологымнан: «Миңа бу ситуациядә нишләргә, үземне ничек тотарга?» – дип сорадым. Миңа психологымның позициясе бик ошады. Мин аның киңәшләре буенча яшим.
Сәфинәгә карата мөнәсәбәтем яхшы. Ә Марат белән аларның үзара мөнәсәбәтләренә кысылмыйм», – дигән Гөлия.