Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Көтелмәгән сынау

Республиканың күпчелек хуҗалыкларында иртә бөртекле культураларны чәчү төгәлләнеп килә. Майның беренче ункөнлегендә кайбер районнарда явып үткән яңгырлар чәчүлекләргә уңай йогынты ясады. Кызганычка каршы, һава торышы көйсезлеген дә күрсәтеп өлгерде. Җылы һәм яңгырлы көннәрдән соң, көтмәгәндә кинәт суытып җибәрде һәм аерым төбәкләрдә һава температурасы минус 9 градуска кадәр төште. Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буен­ча, шикәр чөгендере, арпа, рапс һәм башка авыл хуҗалыгы культурала­рының шактый мәйданы төнге салкыннардан зур зыян күрде. Әлеге вакытта “Россельхозцентр” белгечләре белән берлектә, табигый казага дучар булган мәйданнарны барлаганнан соң, аларның торышы һәм арытаба нинди культура чәчү мөмкинлеге ачыклана.Чәчүлекләре зыян күрүчеләр арасында Дәүләкән районы да бар. Биредәге географик киңлектә “Асылыкүл зонасы”на караган хуҗалыклар күбрәк каза күрде.Дәүләкән соңгы елларда игенчелек тармагы күрсәткечләрен тотрыклы яхшырта баручы районнар исәбендә. Узган ел йомгаклары буенча, мәсәлән, алар ашлыкның тулай җыемы буенча республикада — сигезенче, шикәр чөгенде­ре күрсәткечендә — алтынчы һәм көн­багыш уңышын алуда дүртенче урынга күтәрелде. Үткән елда биредә ашлык-ның тулай җыемы 184 мең тонна тәшкил итте.— Язның быелгы кебек иртәрәк килеп, апрель башында чәчүгә төшкәне­безне хәтерләмим, — ди аграр тармакта чирек гасырдан күбрәк хезмәт салган район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Рафаил Әхмәтҗанов. — 30 мартта ике хуҗалык чәчүлекләрне өстәмә тукландыра башлады, ә 3 апрельдә “Гаяз Габдрахманов” фермер хуҗалыгы чәчүгә төште. Авыл аксакаллары да басуда эшнең болай иртә башланганын хәтерләми, хәтта. Гомумән, быел иртәрәк һәм мөмкин ка­дәр тизрәк чәчеп калу республикада чә­чү тактикасы буларак кабул ителгән иде. Май бәйрәмнәренә иртә культуралар чәчүне уңышлы төгәлләдек, дип куанганда, табигать зур каза салды. Си­ге­зеннән тугызынчы майга каршы төндә урыны белән 9 градуска кадәр салкынлык күзәтелде һәм бу хәл чәчү­леклә­ребезгә шактый зыян китерде.Белешмә. Район авыл хуҗалы­гы идарәсеннән алынган мәгълү­мат­лар буенча, аграр предприя­тие­ләр чәчкән 3 мең гектар шикәр чөгендере плантациясенең бер мең гектарына зыян килгән һәм кабат чәчүне таләп итә. Якынча исәпләү­ләргә караганда, табигать казасы аркасында, барлыгы 10 миллион сумлык “татлы тамыр” орлыгы юкка чыккан. “Асылыкүл зонасы”на караган берничә хуҗалык­та, шулай ук, уҗым культуралары, арпа, солы һәм җитен басулары да түбән һава температурасы аркасында әрәм булган.Әмма районда көтелмәгән табигать “бүләге”ннән төшенкелеккә бирелергә җыенмыйлар. Узган елдагыдан калган 60 мең тонна чамасы ашлык та хуҗа­лык­ларның ышанычлы запасы булып тора. Әйткәндәй, дәүләкәнлеләр соңгы елларда сөренте мәйданнарны арттыруга да җитди игътибар бирә башлады. СССР чорында, мәсәлән, сөрентеләр 112 мең гектарга җитеп, шуның 60 мең гектары иген культураларына бүленә иде. Билгеле сәбәпләр белән аграр реформалардан соң сөрентеләр шактый кимеде. Рафаил Гани улы сүзләренә караганда, соңгы өч ел дәвамында элекке югалт­каннарның 3 мең гектары кабат тер­гезел­гән.— Ашлыкның матди бәясе беркайчан да түбән булмый, — ди ул. — Узган ел рекордлы уңыштан соң, ничек сатарбыз, кайда сакларбыз, дип борчылган идек. Хәтта быел да шул ук хәл кабатланса, кайберәүләрдә аграрийлар аны сата алмыйча, бөлгенлеккә төшмәс микән, дигән шикләр дә булды. Күрәсезме, табигать нинди сынау салды? Ишетеп белүемчә, әлеге май салкыннары илнең хәтсез төбәкләрендә үз эзен калдырган. Бу хәл быел ашлыкка сорау кимүен күрсәтми. Шуңа күрә төшенкелеккә бирелмибез, югалткан шикәр чөгендере урынына кабат чәчү өчен орлыгы табылачак.Районның аграр тармагын җавап­лылыгы чикләнгән 12 җәмгыять һәм 90га якын фермер хуҗалыгы билгели. Аларга җитештерүне үстерүгә һәм матди базаларын ныгытуга тигез караш һәм бер үк шартлардагы дәүләт ярдәме булдырылган. Төрле категориядәге аграр хуҗалыклар республикада ташламалы бәяләр белән яңа техника алу программасында актив катнаша.Белешмә. Узган ел районның аграр тармагы барлыгы 520 миллион сумлык төрле техника белән тулыландырылды. Бу елның беренче квартралында алынганнарының бәясе 65 миллион сумга якынлашты. Тармакны модерни­зацияләү нәтиҗәсе буларак, быел бөртекле культуралар чәчүгә 42 агрегат чыкты. Күр­сәткеч узган елдагыдан берничәгә артыграк.Басуга иртәрәк чыгуны исәпкә алмаганда, быелгы чәчүнең тагын бер үзенчәлеге бар: хуҗалыклар маржиналь культуралар мәйданын да зурайткан. Бөртеклеләр, мәсәлән, былтыргыдан ­1 мең гектарга күбрәк тәшкил иткән. Җитен, рапс плантацияләренең зураюы да — сәүдә базарындагы сорауны исәп­кә алу нәтиҗәсе. Әлегә басудагы хәлләргә төгәл бәя биреп булмый, вакыт кирәк. Ә менә “РегионАгро” җәмгыяте, “Рихтер Володя”, “Рихтер Сергей” фермер хуҗалыкларындагы югалтулар күзгә күренеп тора. Әйтергә кирәк, әле­ге хуҗалыклар чәчү кампаниясен беренче­ләрдән башлап җибәрүчеләр буларак кына аерылып тормый, тармакта яңа технологияләр куллануда да үрнәк булып торалар. Басуларга иң күп күләмдә ашлама кертүчеләр исемлеген дә шушы өч хуҗалык җитәкли.Игенчелек өчен ел ни дәрәҗәдә уңай булыр? Әлегә беркем дә бу сорауга төгәл фараз бирергә ашыкмый. Табигатьнең әледән-әле сынауларга дучар итеп торуы да кешеләрнең ышанычын, оешканлыгын сыный кебек. Әм­ма уңышның яхшы булачагына өметне сүндерергә ярамый. Әйткәндәй, узган елгы рекордлардан соң, республикада ашлык саклагычлар күпләп төзелә башлады. Арада иң зур куәт­леләре республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгында узган “Инвест­сәгать”ләрдә тикшерелеп, уңай бәя ал­ды. Районның Чуенчы авылында “Гаяз Габдрахманов” фермер хуҗалыгында салына башланганы — шуларның берсе. Быел иртә яздан нигез ташлары са­лынды. Проект авторлары әлеге орлыкчылык комплексын 2025 елның җәенә кадәр сафка бастырырга вәгъдә итә. Комплекс куәтле сыйдырышлы берничә ангардан тора. Биредә ел дәвамында 14 мең тоннага кадәр иген сакларга мөмкин булачак. Аның куәт­ләре бер сәгать эчендә 20 тоннага кадәр чәчү орлыгын киптерү ­мөмкинлеге бирә­чәк. Якын киләчәктә сафка басачак әле­ге комп­лекс­ның республика хуҗа­лык­ларын чәчү орлыгы белән тәэмин итүдәге роле зур булачак.— Яңа авыл хуҗалыгы елы ничек кенә башланса да, без, аграрийлар, сынаулар алдында бирешергә тиеш түгел. Җир хуҗалары өчен һәр елның үз сынавы, үзенчәлеге бар. Әмма без табигать сынауларына да оешканлыгыбыз һәм әзерлегебез белән каршы тора белергә тиешбез, — ди Рафаил Әхмәтҗанов.Олег Төхвәтуллин.Дәүләкән районы.