Найти тему
Интертат

Әнвәр Нургалиев: «Диананы югалту әти белән әнинең үлеменнән дә авыррак булды»

«Диана ул көнне үзен сәер тотты»

Әнвәр абый, чын күңелемнән тирән кайгыгызны уртаклашам. Диананың үлеме – сезнең өчен шушы берничә ел эчендә инде ничәнче югалту. Бик авыр көннәрегез.

Чыннан да Диананың үлеме барыбызны да шок халәтендә калдырды. Берәр кайчан шундый хәл булыр дип башыма да китермәгән идем.

Диана – кечкенәдән минем итәгемдә үскән бала. Чөнки мин сәнгать училищесында укыганда апаларда яшәдем. Зур күзле, шук, бөтерчек кебек кыз иде ул. Әле дә хәтеремдә, 3 яшендә Алкинодан өч тәгәрмәле велосипедка утырып авылга кайтып киткән иде. Аны әллә кайлардан эзләп, көчкә табып алып кайттылар. Нәнәйләргә кайтам дип, барган да барган. Тумыштан ук тиктормас, бер урында утыруны белмәс бала булды, дип әйтәсем килә.

Диана минем төркемдә эшләде, шулай ук моннан 5 еллап элек блогерлык белән шөгыльләнә башлады. Әле Ирина белән дә сөйләшәбез, ул шушы кыска гына гомере эчендә күпме игелекләр кылырга өлгерде: блогы аша ярдәм җыеп, авыру балаларга, ятимнәргә булышты. Махсус операциядә катнашучы егетләребез өчен гуманитар ярдәм җыеп, аны Севастопольгә кадәр үзе илтеп кайтты. Һәлак булачагын белгән кебек, быел Рамазан аенда ай буе ураза тотты. Мәчеткә барып авыз да ачтырды,дип беләм. Өендә дә тормады, шуңа да карамастан, балаларын да «өф» итеп үстерергә вакыт тапты. Бөтен нәрсәгә җитешә иде. Менә карап торам, ул балаларны хәзер кем шулай матур итеп киендерер икән? Киемен алырсың аның, ләкин аларны дөрес итеп, килешлесен сайлый белергә дә кирәк бит әле.

Безнең нәселдәгеләрнең бер сыйфаты бар: без кешегә серләребезне сөйләмибез, эчтәгесен тышка чыгармыйбыз. Безнең беребездә дә иркәләү, яратканны артык күрсәтү дигән нәрсә юк. Минем үземнең әниемне дә иркәләп, кысып-кысып кочаклап яратканым булмады. Үземчә бер якын итеп кочаклап ала идем дә... Диана да шундый, безнең якка тарткан. Ул да күңелендәгесен кешегә сиздермәде.

Фото: © социаль челтәрләр
Фото: © социаль челтәрләр

Үзе вафат булгач кына аңладым, Диана безнең нәселебезнең бизәге булган икән. Тышкы матурлыгы белән генә түгел, эчке яктылыгы, көчле рухлы булуы белән дә. Әти-әнисен, 3 баласын ялгызы карады, тормышны җигелеп тартты. Диана гаиләдә 1 генә бала булды. Әтисе инсульттан соң сөйләшә алмый, күп әйберне хәтерләми. Шуңа бөтен фатир түләүләрен, кәгазь эшләрен Диана берүзе алып барды. Әмма авырлыклар аңа тагын да көч өсти иде сыман. Нәрсә генә булса да, төшенкелеккә бирелеп утырмады.

Соңгы көнне дә бергәләп авылда уздыргансыз икән.

Без ел саен, традиция буенча, май бәйрәмнәрендә минем туган авылымда җыелышабыз. Әби-бабайларының (минем әти-әниләр) каберенә дә барырбыз, йорт тирәсен карарбыз дип, быел 7се кайтып, 8е китәбез, дип планлаштырган идек. Һава торышы бозылып китү сәбәпле, 8е генә кайттык. Диана иртән апа белән балаларны кайтарды да: «Керфек ясатырга язылган идем», – дип, кире китеп барды. «Абый, мин 6ларга гына кайтып җитә алам, ачуланма», – диде. «Соңга калма, сеңлем, елына бер тапкыр шулай барыбыз бергә очрашабыз. Шашлыклар пешерербез, көтәбез сине», – дидем.

6нчы яртыларда кире авылга кайтып җитте ул. Без өйне буяп йөри идек. Махсус операциядән кайткан туганыбыз Ренат аңа кепкасын бүләк иткән булган. Шуны батырып башына киеп куйган, керфекләрен ясаткан. «Диана, керфекләреңне нәнәеңнең сыерыныкыннан да озынрак итеп ясаткансың», – дип көлдем әле мин аннан.

Фото: © социаль челтәрләр
Фото: © социаль челтәрләр

Кеше үзенең үләсен сизенә, диләр бит. Диана да ул көнне үзен ничектер сәер тотты. Халык арасында булса да, ялгыз иде. Гадәттә, без гел бергә кайнашабыз. Ә ул көнне Диана гел читтә йөрде.

Без өйләрне буяп бетергән арада, алар кире Чишмәгә кайтырга җыена башладылар. «Шашлык ашамыйча кайтмыйсыз, бернинди кайту юк», – дидем. Апа (Диананың әнисе) сыеры савылмаганга борчылуын әйтте. Җизни инсульттан соң андый эшләргә булыша алмый хәзер, кызганыч. «Күршеләргә шалтыратыгыз, бер сыер өчен дип бүген кайтып йөрмәгез инде», – дип тә әйтеп карадым, төрлечә үгетләдем. Өзми-куймый, китеп бардылар.

«Авариядә гаепләнүче егет Диананың танышы булган»

Диананың үлеме хәбәрен сезгә кайчан җиткерделәр?

Туган йортымда күптән кеше яшәмәгәч, йоклап китүе кыен. Апа әле авылда чакта: «Әнвәр, йортка азан әйтеп кара әле син», – дип киңәш бирде. Үземчә азан әйттем дә, тынычланып, йокларга яттык. Төнге 1нче яртыларда кисәк уянып киттем, берара йоклап китә алмыйча яттым. Телефонымны тавышсыз режимга куеп, йоклап кына киткән идем, Ирина уята: «Тор, сине машина йөртүчең эзли», – ди. Бу хәбәрне ишетү белән, җыенып, Чишмәгә чыгып чаптык. Минем сәер рәвештә уянуым шул Диананың бәрелгән мизгеленә туры килгәндер.

Диана апа белән балаларны өйләренә алып кайтып куйган да, «тиз генә барып киләсе җирем бар» дип чыгып киткән. Кайтып килешли, өйләренә 1 чакрым кала шушы фаҗига булган.

Әнвәр абый, авариянең видеолары чыкты. Тик анда вакыйгаларны ачык кына аңлап булмый. Авария ни рәвешле килеп чыккан соң?

«Тойота Камри» машинасын йөртүче дөпел исерек булган. Аның кырыенда 16 яшьлек кыз утырган. Ул кыз да эчкән булган. Видеоларны шул машина эчендә төшергәннәр бит. Әле улым белән дә сөйләшәбез. «Әтием болар моны махсус төшереп барган кебек», – ди. Авария Чишмәнең нәкъ уртасында булды. Анда бөтен җирдә камералар. Ул Диананы узмакчы булып чыккан да, аның машинасының арткы өлешен бәргән. Диана, идарәне югалтып, аска тәгәрәгән, бетон нигезле койманың почмагына пассажир ягы белән бәрелгән.

Мин юлда чакта Диана янында «ашыгыч ярдәм» булган иде инде. Ләкин мин килгәндә дә тәне җылы сыман иде, пульсы да булган кебек тоелды. Яңадан «ашыгыч ярдәм» чакырттык. Чишмәдә аларның станцияләре авария урыныннан 100 метр ераклыкта гына урнашкан. Шулай булуга да карамастан, безгә аларны бик озак көтәргә туры килде. Чөнки Чишмәнең «ашыгыч ярдәм»е хәзер Уфага буйсына. Көтеп-көтеп тә килмәгәч, шунда барып, барысын да пыр туздырдым. Мин талашып йөргән арада «ашыгыч ярдәм» тагын бер тапкыр килеп, Диананың үлемен теркәп киткән. Беренче килүләрендә дә озак килгәннәр алар. Әгәр дә вакытында медицина ярдәме күрсәтелгән булса, бәлки, туганым исән дә калган булыр иде.

Авариядә гаепләнүче егетне, Диананың танышы булган, дип язалар.

Әйе, дуслар булмасалар да, таныш иде алар. Чишмә – кечкенә поселок бит. Мин ул егетне әле көндез дә күрдем. Авылга кайтышлый дустыма кагылып чыктык. Капка төбенә шушы егет тә килеп туктады. «Әнвәр абый, фото ясыйк әле», – дип, минем белән фотога төште. Шунда ук машинасына игътибар иттем – ап-ак машина, тәрәзәләре кап-кара «тонировка»лы. «Ничек йөрисең син бу машинада? Монда сиңа берәр нәрсә күренәме?» – дип сорадым.

Шунысын әйтә алам – бу хәлдән соң әле гаепләнүче үзе дә, әти-әниләре дә безнең белән элемтәгә чыкмадылар. Бездән гафу сораучы булмады.

Фото: © ufa1.ru
Фото: © ufa1.ru

Сез аңа җәза бирелүен телисезме?

Диананы хәзер кире кайтарып булмый инде. Балаларны күтәрергә минем болай да көчем җитәчәк, хөкүмәт тә булышыр. Ләкин башка мондый аянычлы очраклар кабатланмасын өчен, ул кешегә җәза бирүләрен телим. Эчеп рульгә утырган теләсә кайсы кеше – минем өчен җинаятьче. Андыйларны җәзасыз калдыру тагын да зуррак җинаятьләр тудыра. Шуңа күрә без гаделлек булыр, дип өметләнәбез. Тикшерүчеләр үз юлы белән бара, алар хакында берни дә әйтә алмыйм. Безгә килгәндә, бу эш белән юристлар шөгыльләнә, барысы да үз урынына урнашыр дип уйлыйм.

«Бу мендәрне дә кырыема куегыз әле. Хәзер әнием кайта...»

Балалар ничек, Әнвәр абый? Әниләрен сорашалармы?

Балаларга башта әниләрен күрсәтмәбез дигән идек. Яңадан җыелышып киңәштек тә, күрсәтергә булдык. Аиша – ул бик зиһенле бала, 1нче сыйныфта гына укыса да, дөрес итеп фикерли белә, бик акыллы. Ул әнисе үлгән көнне үк барысын да сизенгән. Шалтыратып-шалтыратып та әнисе трубканы алмагач, кыенсынып йөргән. Әниең вафат, дип әйткәч, бик елады инде.

Фото: © социаль челтәрләр
Фото: © социаль челтәрләр

Диана балаларны апага калдырып киткәли иде. Әле менә Севастопольгә гуманитар ярдәм илткәндә калдырып торды. Минем белән гастрольләрдә дә йөри иде. Шуңа балаларга әниләре вакытлыча гына киткән сыман тоела. Берәр атнадан ныклап сагына башлаячаклар.

Бәләкәйләре әлегә аңламый. Кичә йокларга ятканда Сәид: «Бу мендәрне дә кырыема куегыз әле, әнием өчен. Хәзер әнием кайта», – дип йокларга яткан.

Балаларны сез тәрбиягә аласыз икән, дип тә сөйләгәннәр иде.

Андый ниятебез, чыннан да, бар иде. Балаларга үз фамилиямне дә бирермен, дигән идем. Чөнки Аиша – әтисе фамилиясендә, ә малайлар – юк. Салман белән Сәидне үз фамилиямә язасым килде. Юристлар исә, опекунлыкны миңа теркәсәк, балаларга хөкүмәттән тиешле льготалар, түләүләр килмәячәк, дип аңлатты. Шуңа күрә балаларның опекуны әбиләре һәм бабалары булачак.

Әтиләре дә килде. Аның белән кичә сөйләштем. Рәбиснең әлегә апаларда, балалар янында яшәп торуын телибез. Аиша да әтисен бик еш сорый, сагына иде. Рәбис балаларны карашырга әзер. Материаль яктан, әлбәттә, ярдәм итәчәкбез.

«Балаларны безгә бирегез, үзебез карыйбыз», – дип әйтүчеләр дә булды. Андый сүзләргә азрак аптырадык. Абыйсы, әби-бабайлары, апалары була торып, ничек ул сабыйларны кешегә бирик. Әтиләре дә «карашам» дип торганда.

Фото: © социаль челтәрләр
Фото: © социаль челтәрләр

«Минем белән берәр нәрсә булса, балалар сиңа кала», – дип язган Рәбискә»

Балаларның әтисе Диананың үлемен ничек кичерә?

Ул әлегә шокта. Аерылышсалар да, ул аны яраткандыр инде. Диана белән соңгы вакытта аралаша да башлаганнар иде. Диана ул – көчле хатын-кыз, аңа янәшәсендә көчле ир-ат кирәк. Бергә яши алмасалар да, аралары начар булмады. Әле алар бер атна элек кенә язышкан булганнар. Диана операция ясаткан иде бит. Шул операциягә керер алдыннан, Рәбискә: «Минем белән берәр нәрсә булса, балалар сиңа кала», – дип язган. Рәбис ул начар кеше түгел. Ир белән хатын арасында конфликтлар булмыйча тормый. Килешә, тора алмадылар инде.

Диананың әнисенең хәле ничек, Әнвәр абый?

Рәйсә апа башта бик бетеренде. Уколлар кадап кына тордылар. Апам намазда, дин ярдәм итә, хәзер намаз аркылы тынычлана. «Балаларны күтәрергә кирәк, түзем булырга кирәк», – ди. Жизни, сөйләшә алмаса да, елый инде.

Фото: © социаль челтәрләр
Фото: © социаль челтәрләр

«Мин бу балаларны кеше итәргә булышачакмын»

Өч сабыйны үстерергә, кеше итәргә кирәк булачак. Хәсрәт белән бергә өстегезгә тау кадәр җаваплылык та өелде, әйеме.

Балаларның әнисез үсәчәкләрен аңлау бик нык баса…. Алар шушы яшьтән ятим калды. Әлбәттә, без барысына да әзер, хатыным да бу хәлләрне аңлап кабул итә. «Мин бу балаларны кеше итәргә булышачакмын», – дип, Дианага исән вакытында ук әйткәнем булды. Хәзер, әниләре вафат булгач, икеләтә җаваплылык бездә. Аларны дөрес итеп тәрбияләргә, туры юл күрсәтергә, дөрес һөнәр сайларга булышырга кирәк булачак.

Начар балалар булмый, диләр, ләкин, Диананың балалары аның бөтенләй икенче төрле. Салман, мәсәлән, барысын да уйлап кына эш итә. Без аны башта «бик әкрен бала бу» дип уйлый идек. Баксаң, ул башта бөтен әйтәсе фикерен туплый, шуннан соң гына сөйли икән. Диана үлгәч, 2 көн буе балалар яныннан китмәдем. Барысының да күзләре искиткеч акыллы, сөйләшүләре мәгънәле, төгәл. Әле кичә машинада йөргәндә Салман: «Сәид, каешларыңны эләктер, синең аркада берсендә әнигә чүп штраф салмадылар», – ди. Кечкенә булсалар да, барысын да аңлыйлар. Аларның киләчәге якты булачак, Аллаһы боерса. Иң мөһиме – балалары белән бик аз гомер яшәп калса да, Диана аларга дөрес тәрбия бирергә өлгергән. Үзләре артыннан җыештырырга, чиста-пөхтә булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, рәхмәт әйтергә кирәклеген беләләр.

Туганымны югалту хисе күңелемдә авыр таш булып утыра. Аиша мәктәпкә укырга кергәнгә, быел Диана минем төркемдә эшләмәде. Ләкин бер генә көнебез дә аның үзе белән сөйләшмичә, яки ападан аның турында сорашмыйча узмый иде. Әлегә аның арабыздан киткәнлеге аңлашылмый.

Миңа әти-әниемне югалтуы бик кыен кыен булды. Ләкин мин әнинең кайчан да булса бер китәсен белә идем, чөнки ул авыртып йөрде. Ә Диананы югалту тагын да авыррак. Чөнки ул әле үзе дә минем өчен бала гына иде. Өч сабыен ташлап китте. Күпме хыяллары, планнары бар иде. Күптән түгел генә, бик озаклап артыннан йөреп, без аңа Уфадан ипотекага фатир алдык. Шул фатирында кухняга заказ бирергә, ремонт башларга тора иде. Моңа кадәр әниләре белән Чишмәдә яшәгәнгә: «Син Уфага күченәсеңме соң?» – дип сорадым. «Әлбәттә, күченәм. Малайлар да 1нче сыйныфка шунда барачак», – диде. Менә шулай гүргә кереп ятачагы башыбызга да килмәде…

Бу көннәрдә берничә концертымны күчерергә туры килде. Әле менә бүген Бәләбәйдә концерт, хәзер шунда китеп барышым. Егетләр белән уйлаштык та, монысын куярга булдык. Бу йөрәктәге авыр таш белән ничек җырлармын икән, дип китеп барам. Сәхнәгә чыккач бит халыкка нидер сөйләргә кирәк, сүзең мәгънәле булырга тиеш. Анда кәефсез чыгып басарга минем бөтенләй хакым юк.

Мин үзем диндә булмасам да, соңгы вакытта җомга намазларына йөри башладым. Дини күзлектән мондый хәлләргә башкачарак карый башлыйсың. Бәлки, Диана үпкәле булган кешеләр дә бардыр. Алар аннан гафу сорарга өлгерә алмый калды. Бәлки, Диананың үзенә дә ачулы кешеләр булгандыр. Шуңа да вакытында дуслашырга тырышырга, бер-беребезгә ачу сакламыйча яшәргә иде бу ике көнлек дөньяда.

Диананы яратучылар бик күп иде. Апа да әйтә: «Диананы шул кадәр халык хөрмәт иткәнлеген белми дә идем», – ди. Диананы әле моргтан алып кайтканчы ук, алар йортыннан кеше өзелмәде. Минем үземә дә әллә кайлардан, әллә кемнәр яза. Сторисларымны 200 меңнән артык кеше карый. Карап кына калмый, һәрберсе кайгыбызны уртаклаша.

Диана һәрвакыт үзен-үзе яклый алды. Абый, мине рәнҗетәләр, дип килгәне, акчам юк, дип зарланганы булмады. Үзе дә кеше рәнҗетмәде. Гәрчә, үзен кыерсытучылар булса да.

Фото: © социаль челтәрләрдән
Фото: © социаль челтәрләрдән

Үзен кыерсыттылармы?

Әйе. Әле хәзер дә андыйлар күп. Диана турында «эчеп рульгә утырган» дип тә сөйлиләр. Болар барысы да – гайбәт сүз. Ул берничек тә, эчеп, машина руленә утыра алмый, чөнки яңа операциядән кайтты. Диана әлегә тернәкләнү курсы уза иде, антибиотикларда торды.

Без еш кына «замана авыр хәзер, кешеләр дә явыз» дип сөйләргә яратабыз. Ләкин мин бу хәлләрдән соң шунысын ачык аңладым – бу дөньяда яхшы күңелле кешеләр бик күп икән. Күпме кешеләр Диананы озатырга килде, күпме кеше балаларга ярдәм җибәрә. Изге күңелле кешеләр бихисап икән арабызда.

Принцесса Диана да бик озак телдә йөргән авариядә һәлак булган иде бит. Безнең Диананы да шуның белән чагыштыралар хәзер… Чишмәдә җирләдек. Башта авылга, әбисе-бабасы янына куярбызмы әллә, дип тә уйлаган идек. Тик апалар анда еш кайтып йөри алмыйлар. Шуңа Дианабызны Чишмәдә соңгы юлга озаттык.

Дианабызны шулай югалту башка сыймый. Болай яшәгәндә уйлап бирмисең бит ул, туган-туган дип кенә йөрисең. Менә шулай югалткач, туганыңның ни дәрәҗәдә кадерле булганлыгын аңлыйсың икән. Менә шундый хәлләр бездә, Гөлназ… Бик начар хәлләр...

Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен сезгә һәм Диананың башка якыннарына, Әнвәр абый.