Башкортстанда исерек чыгарылыш сыйныф укучысы "Соңгы кыңгырау" бәйрәме көнендә яшьтәшләренә пычак белән ташланган. Иглин районында ике исерек чыгарылыш сыйныф укучысы "Соңгы кыңгырау" бәйрәме көнендә пычак белән яраланган һәм дәваханәгә эләккән. Әле хәл табигатьтә ял иткән вакытта булган. 9нчы сыйныф укучылары бәйрәмне күл буенда билгеләргә була, алкоголь куллана. Мәктәпнең 15 яшьлек укучысы низаг барышында үз оппонентларына пычак белән ташлана: берсенең - эченә, икенчесенең күкрәгенә суга. Үсмерләр Иглин үзәк район дәваханәсенә озатыла. Шикләнелүче тоткарланган. Эш белән хәзер Русия тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе тикшерүчеләре шөгыльләнә. Фото: stock.adobe.com