"Май бәйрәмнәрендә республиканың күп районнарында яңгырлар явып узды. Шулай ук, 7 һәм 8 майда республика буенча төнге кыраулар -9 градуска кадәр җитте. Шикәр чөгендере, арпа, рапс һәм башка культуралар бераз зыян күрде. Районнарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләре "Россельхозцентр" хезмәткәрләре белән берлектә мәйданнарны, зарарлануларның характерын һәм зыянның дәрәҗәсен билгели", - диде бүгенге оператив киңәшмәдә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. Бүгенгә сабан культуралары 1 миллион 500 мең гектар мәйданда чәчелгән, бу план күрсәткеченең 75 процентына якын (план - 2101,7 мең га). Тәүлек эчендә 90 мең гектар мәйданда чәчелә. 6 район игенчеләре (Әлшәй, Архангель, Дәүләкән, Калтасы, Кырмыскалы, Мәләвез) чәчү эшләрен 90 процентка башкарган. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 1 миллион 78 мең гектарда (74,1 процент, план 1456 мең га), майлы культуралар 336 мең гектарда (80 процент, план 415 мең га) чәчелгән. Архангель, Илеш һәм Калтасы аграрийлары майлы культураларны чәчүне төгәлләгән. 10 районда: Әлшәй, Бакалы, Бәләбәй, Бүздәк, Дәүләкән, Кырмыскалы, Мәләвез, Стәрлебаш, Стәрлетамак һәм Яңавыл районнарында планлы мәйданнарның 90 проценттан артыгы чәчелгән. Шикәр чөгендере 47 мең гектар (95 процент, план 49,5 мең га) мәйданда чәчелгән. Уҗым культуралары 5 мең гектар (1,5 процент) мәйданда чәчелде, нигездә, бөртекле сабан культуралары. Гомумән алганда, үсемлекләрнең торышы начар түгел. Хуҗалыклар көзге чәчүлекләрне, бөртекле сабан культураларын һәм шикәр чөгендерен карау эшләренә кереште.9 майга химик утау 71 мең 300 га мәйданда башкарылган (уҗымнар - 58 мең га, бөртеклеләр - 5,8 мең га), шикәр чөгендере - 7,2 мең га). Фото: kamazori.ru