Найти тему
Интертат

Иглин районында яшь егетләр күп балалы әти кешене кыйнап үтергән

Башкортстанның Иглин районында 18 һәм 20 яшьлек 2 егет 37 яшьлек танышын үтергәнче кыйнаган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның 4 маенда егетләр таныш кызны өенә кадәр озата бара. Биредә алар 2 ир-ат белән таныша, алар хәмер эчеп утыра. Егетләр дә бу ир-атларга кушыла. Аннары егетләр 37 яшьлек танышы белән талаша башлый. Шуннан соң 18 яшьлек егет 37 яшьлек ир-атны типкәләп, йодрыклары белән бәргәләп кыйный.

Аннары 2 егет һәм 37 яшьлек ир-ат өйләренә кайтып китә. Кайтып барышлый, алар тагын талаша башлый. Егетләр тагын ир-атны кыйный.

Кыйналган ир-ат хәрәкәтләнми башлагач, егетләр китеп бара. Мәетне иртән табалар һәм полициягә хәбәр итәләр.

Тикшерүчеләр җинаятьчеләрне тиз арада ачыклый, аларны тоткарлый. Бу кешеләр гаебен танып күрсәтмә биргән, диелә хәбәрдә.

newsbash.ru белешмәсе буенча, Иглин авылында һәлак булган ир-ат күп балалы әти кеше булган. Аның мәетен узып баручы таксист тапкан.