"Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанам. Аңа ниндидер арадашчылар аша мөрәҗәгать итәсем килми, чөнки мин – аның баласы. Ул теләмәсә, мин тумас идем. Турыдан-туры мөрәҗәгать итәм аңа. Күп кенә дин әһелләре белән килешмим, дингә «кереп-чыгып» йөргәннәрне аңламыйм. Кемгәдер акыл өйрәтеп, шул ук вакытта урлап, хыянәт итеп, алдашып, зур гөнаһлар эшләп, елына 1 тапкыр иң симез сарыкны чалдырып, «гөнаһларым юылды» дип уйлаган кешеләрне кабул итеп бетерә алмыйм. Дингә я керергә кирәк, я түзәргә кирәк кермичә. Кереп-чыгып йөри торган әйбер түгел ул», – ди җырчы. Күпчелек Илсөя Бәдретдинова белән килешкән. Аның фикерен хуплап комментарийлар калдырганнар. Мәсәлән, берсе: «хәзер диннән мода ясыйлар, телим икән – керәм, телим икән чыгам, дип эш итәләр» - дип язган. «Илсөянең иҗатын бик хөрмәт итәм. Искиткеч чибәр һәм акыллы ханым. Ләкин аның бу фикере, әлбәттә, динне белмәгәннән килә. Беренчедән, корбанны гөнаһлары юылсын өчен чалмыйлар. Аның мәгънәсе икенче. Икенчедән, Исламда арадашчы юк. Өченчедән, дингә кереп булмый. Ә намаз укуны «дингә керү» дип атау дөрес түгел, ул – һәр мөселман өчен фарыз", - дигән икенчесе. Ә сез бу сүзләр белән килешәсезме? Фото: tatar-inform.