Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Язучылар хезмәттәшлек итәчәк

Ярминкәдә Мостай Кәрим, Заһир Исмәгыйлев һәм белорус авторлары Василий Быков, Янка Купала һәм башка Башкотстан һәм Белоруссия авторларының әсәрләрен белорус һәм башкорт телләрендә нәшер итү мөмкинлеге тикшереләчәк. Э Бу хакта Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте. - Беларусь Республикасында Русия Федерациясе Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортостан Республикасы вәкиле Климинның һәм Башкортостан Республикасы Мәдәният министрлыгының уртак эше нәтиҗәсендә без Башкортостан һәм Беларусьның мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлеген киңәйтәбез. Кардәш республикада яшәүчеләр данлыклы язучыларыбызның эшләрен лаеклы бәяләрләр дип ышанам. Бу хезмәттәшлекнең нәтиҗәләрен без 26-28 июньдә Уфада узачак Русия һәм Белоруссия төбәкләренең Х форумында тәкъдим итәчәкбез, - диде Маргарита Болычева.