Әнвәр Нургалиев якын кешеләренең иске фотоларыннан портрет ясаткан.Фотолар бик иске булу сәбәпле, белгечләр бу эшкә тотынмаган. Әмма җырчы барыбер андый кешене эзләп тапкан.«Мине елатмассыз микән? Сез могҗиза тудыргансыз. Әби-бабайларым, әбине хәтерлим, ә бабайны юк. Әбием шундый чибәр, матур. Бу портретларны балаларга, оныкларга калдырырга була. Күңелем тулды», – дип кабул итеп алды җырчы якыннарының истәлеген.«Мин дә әти-әниемнең фотоларын «яңартыр» идем», – дип язган Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев. Җырчының күпсанлы язылучылары да шундый теләк белдергән.Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/anvar-nurgalievnen-niga-kunele-tulgan-5858850