Уфа, Салават, Стәрлетамак, Благовещен, Күмертау, Мәләвез, Нефтекама шәһәрләрендә 29 мәйданчыкта инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталык буенча IX төбәк чемпионаты узды. Чемпионатта 81 компетенция буенча 912 конкурсант катнашты: 360 укучы, 440 студент һәм 112 белгеч. - “Абилимпикс” чемпионаты - һөнәри осталык конкурсы. Ул сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне уңышлы эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирә һәм алга таба үзләрен тормышка ашырырга ярдәм итә, - дип билгеләде Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. Профессиональ осталык буенча чемпионат кысаларында катнашучылар өчен эшлекле һәм белем бирү программасы оештырылды, аның барышында һөнәри сынаулар, "Яхшылык дәресләре", эшкуарлык күнекмәләрен һәм үзмәшгульлекне үстерү буенча осталык дәресләре, арт-терапия, вакансияләр ярминкәсе узды. Искәртеп узабыз, Башкортстан «Абилимпикс» чемпионатында 2015 елдан бирле катнаша. Бу чорда региональ чемпионатта катнашучылар саны 26 тапкыр арткан. Төбәк чемпионат җиңүчеләре ел саен Мәскәүдә үткәрелә торган «Абилимпикс» чемпионатында катнашачак. Фото: pravitelstvorb.ru
Башкортстанда "Абилимпикс-2023" төбәк чемпионаты тәмамланды
Около минуты
20 апреля 2023