Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Балаларга — иң яхшы китаплар

Күрү сәләте бозылган һәм сәламәтлеге чикле балалар өчен тактиль китаплар төзү буенча иң яхшы практикаларны ачыклау максатыннан “Бергә укыйбыз. Балаларга — тактиль китаплар” республика конкурсы уздырыла. Конкурста катнашу өчен балаларны укыту һәм тәрбияләү белән бәйле китапханәләр һәм учреждениеләр белгечләре; иҗади берләшмәләр; инициатив төркемнәр һәм физик затлар чакырыла. Конкурс агымдагы елның 20 апреленнән 26 маена кадәр үткәрелә. Нәтиҗәләрне игълан итү һәм җиңүчеләрне бүләкләү 26-28 майда Уфада “Китап-бәйрәм” китап ярминкәсе кысаларында узачак .Конкурсны Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Республика сукырлар өчен махсус китапханә оештыра. Бәйгене үткәрү шартлары һәм вакыты белән тулырак положениедә танышырга мөмкин:https://brsbs.ru/ru/konkurs/respublikanskiy-konkurs-chitaem-vmeste-taktilnye-knigi-detyam/30837 Фото: culture.bashkortostan.ru