Элегрәк аның гаебен тулысынча таныганы турында хәбәр иткән идек. 667 кеше зыян күрүче дип танылган, 120,5 миллион сумлык гражданлык дәгъвалары белдерелгән. Җинаять эше 325 том тәшкил итә. Комплекслы психологик-психиатрия экспертизасы нәтиҗәсенә ярашлы, Галәвиев үз акылында булган һәм җинаять җаваплылыгына тарттырылырга тиеш, дип таныла.Ул Русия Җинаять кодексының дүрт мәддәсе буенча гаепләнә: алар - ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү, үтерүгә омтылу, шартлаткычлар һәм шартлаткыч җайланмаларны законсыз ясау һәм саклау һәм милекне аңлы рәвештә юк итү.СКР мәгълүматлары буенча, гаепләнүче күп зарядлы ау мылтыгы, шулай ук ул элек ясаган шартлаткыч җайланма белән коралланып, 2021 елның 11 маенда Казанда 175нче гимназия укытучыларына һәм укучыларына һөҗүм итә. Аның корбаннары җиде бала һәм ике укытучы була, тагын 24 кеше зыян күрә.фото: inkazan.ru