Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Бүген иң уңышлы көн булачак!

Үсеп килүче Ай бүген Кысла йолдызлыгында булачак, димәк, орлык чәчү, февральдә һәм март башында утырткан үсентеләрне күчереп утырту өчен бу айда иң уңайлы көн санала.Үсентеләрне өйдә үстерүчеләр февраль һәм март башында помидор, баклажан, татлы борыч кебек яшелчә орлыкларының беркадәр өлешен утыртты инде. Шулай ук, чәчәк орлыкларын да иртәрәк утыртучылар бар. Бүген шул үсентеләрне күчереп утырту өчен дә, чәчәк орлыклары һәм тозлый торган помидорлар утырту өчен дә уңышлы вакыт булачак.Тамырлары саклансын һәм яхшы тармаклансын өчен үсентене аерым чүлмәкләргә, савытларга күчереп утырту киңәш ителә. Аерым үскән үсенте җиргә утырткач, тиз һәм зыян-зарарсыз тамырланып китә, аның уңышы да 10-12 көнгә иртәрәк өлгерә, утыртканнан соң яфраклары саргаймый, шиңми, коелмый. Ә помидорда иң иртә уңыш бирә торган беренче чәчәк төркемнәре саклана.Иртә уңыш алу өчен помидорның “Сибирская скороспелая”, “Андромеда”, “Малиновый сюрприз”, “Розовое чудо”, “Пышка” кебек тиз өлгерә торган сортларын сайларга мөмкин. Фото: sadovodka.ru