Радий Хәбиров төбәк Хөкүмәте эшендә төп бурычларны атады.«2022 ел башында безгә моңарчы күрелмәгән санкцияләр басымы ясалды. Без сезнең белән нык тордык, яңа элемтәләр һәм логистика төзедек. Бергәләп безгә йөкләнгән бурычларны үтәдек», — диде Башкортстан Башлыгы. "Безнең беренче бурычыбыз - икътисадны саклап калу иде. Бу - республика үсешенең, социаль йөкләмәләрне үтәүнең нигезе.Сәнәгать җитештерүе индексы ел йомгаклары буенча 102,7 процент тәшкил итә, бу ил буенча уртачадан югарырак. Ике ел рәттән республика сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге рейтингында төбәкләр арасында иң яхшысы дип таныла. Без кластер моделен Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының пилот төбәге буларак уңышлы гамәлгә ашырабыз, кластерлар саны буенча лидерлыкка чыктык. "Алга" махсус икътисади зонасы икенче тапкыр рәттән илдә иң тотрыклы үсеш алучы дип танылды. Безнең аграрийлар рекордлы - 5 млн тонна ашлык уңышы җыйды. Тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 28,1 процентка арткан. Республика торак тапшыру буенча тарихи максимумга иреште — 3 млн кв. метр - һәм төбәкләрнең беренче унлыгына керде (Русиядә 7 нче урын)", - диде Радий Хәбиров.Төбәк Башлыгы республиканың тышкы икътисади секторны үстерү белән җитди шөгыльләнүен билгеләп үтте. "Безнең өчен традицион һәм яңа партнерлар белән хезмәттәшлекне ныгыту мөһим иде. Бигрәк тә Белоруссия, Төркия, Казахстан, Иран, Үзбәкстан белән. Аларга визитлар, актив эш ярдәмендә безнең бу илләр белән тышкы сәүдә әйләнеше арта", - диде Радий Хәбиров. Властьның барлык дәрәҗәләре өчен иң мөһим бурыч булып махсус хәрби операция бурычларын хәл итү, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү кала. "Республика өч ирекле батальон оештырды, алар бүген хәрби бурычларны лаеклы үти. Без һәрвакыт мобилизацияләнгәннәр белән элемтәдә торабыз. Аларның меңгә якыны берничә көннән республикага кыска вакытлы ялга кайтачак. Алгы сызыктагы ир-егетләребезгә, аларның гаиләләренә, бигрәк тә һәлак булган геройларныкына, ярдәм итүне дәвам итәчәкбез», - диде Радий Хәбиров. Радий Хәбиров Хөкүмәт әгъзаларының, хакимият башлыкларының, депутатларның эшен махсус хәрби операция белән бәйле мәсьәләләрне никадәр нәтиҗәле хәл итүләре буенча бәяләячәген аерым ассызыклады. Ул Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисенә һәм депутатларга җаваплы позицияләре өчен рәхмәт белдерде. "Дәүләт җыелышының барлык фракцияләренә рәхмәт. Әйе, бездә ниндидер каршылыклар бар. Ләкин безнең Ватаныбыз бер һәм әйдәгез аны бергәләп яклыйк. Ә тактик каршылыкларга килгәндә, моның өчен сәяси инструментлар, дискуссияләр бар. Без һәрвакыт стратегик мөһим мәсьәләләр буенча үзара аңлашу таба алабыз. 2023 елга без иртәгәсе көнгә ышаныч, югары компетенцияләр, теләсә нинди, иң җаваплы бурычларны хәл итәргә әзерлек белән керәбез", - дип йомгаклады Радий Хәбиров. Фото: башинформ