Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Тормыш сукмагыннан кыю атлый

Авырлыкларга бирешмәгән, тормыш сынауларына каршы тора алган, авыр кайгылар да сындыра алмаган кешеләрнең рух ныклыгына сокланмый мөмкин түгел. Кырмыскалы районының Прибельский авылында яшәүче Риф Гомәров та – нәкъ шундый көчле затларның берсе. Үзенең гомер юлындагы иң авыр минутларында барлык кайгыларын, хис-кичерешләрен ул ак кәгазь бите белән уртаклашкан. Шушы көннәрдә Прибельский модельле авыл мәдәният йортында аның икенче китабын тәкъдим итү кичәсе үтте. Аның олы шатлыгын уртаклашырга китабын чыгаруда ярдәм күрсәткән күренекле якташыбыз, Кырмыскалы районының шәрәфле шәхесе, шагыйрь Рамил Чурагул, язучы һәм журналист Риф Йөз­лекбаев, авыл активисты Наил Котлыяров, иҗатчы Рәзиф Галиев, якыннары, туганнары, авылдашлары җыел­ды.Авылда Риф Гомәровны барысы да яхшы белә һәм хөрмәт итә. Мондый хөрмәт юктан гына килмәгән: изге күңелле, ярдәмчел һәм туган ягын яратып, кайгыртып яшәүче кеше ул. Әлбәттә, китапларын Риф Фәткулла улы үзе өчен һәм якыннарына истәлек булып калсын дип чыгарса да, авылдашлары өчен дә ул зур вакыйга. — Узган елларыма әйләнеп карыйм да, гомер зая узмаган, дип, кыю әйтә алам. Һәркем үзеннән соң ниндидер эз калдырырга тиеш. Мин дә узган гомеремне, якын кешеләремне еш искә алып, төрле уйларга биреләм. Шуларны язып калдырасым килә. Алар киләсе буыннарга истәлек булып саклансын иде, — диде Риф Фәтхулла улы һәм берничә шигырен җыелучыларга укып ишеттерде.“Тормыш сукмаклары” дип аталган шигырьләр җыентыгында аның барлык гомер юлы чагылыш тапкан. Анда авторның балачагы, үсмер еллары, туган авылы, авылдашлары, якын кешеләре – һәрбер­сенә урын бирелгән. Риф Гомәров тумышы белән Кушнаренко районының Бүләк авылыннан. Ләкин малай кечкенә вакытта укытучы әтисен Кырмыскалы районына эшкә җибәрәләр. Рифнең балачагы, яшьлеге табигать кочагында урнашкан кечкенә Кәҗә-Күл авылында уза.1958 елда Ляхово һөнәрчелек училищесында механизатор белгечлеген үзләштергәч, Карлыман шикәр заводына эшкә килә. Аны тимер юлына составлар төзүче итеп эшкә алалар. Күпмедер вакыттан тепловоз машинисты белгеч­леген үзләш­терә һәм пенсиягә киткәнче яраткан шул эшен башкара. Күпьеллык намуслы хез­мәте лаеклы бәһаләнә Риф Фәтхулла улының: Мактау грамоталары, III дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләнә, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була. Эшләгән елларында Прибельский авыл биләмәсе Советы депутаты булып тора. Күркәм гаилә корып, тормыш юлдашы белән 5 ул тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, хатынын һәм ике улын бик иртә югалта ул. Ирләр еламый дисәләр дә, аларның күңеле таш түгел бит. Бу кайгыларны ул авыр кичерә. Әле дә аларга багышлап язылган шигырьләрен укып, күзләре яшьләнә. Ләкин язмыш язмыш шундый авыр сынаулар белән сынаса да, сынмый ул, алдагы тормыш мәгънәсен балаларына, оныкларына терәк булып, кешеләргә ярдәм итеп яшәүдә күрә. Шуңа Риф Фәтхулла улының бу шатлыклы вакыйгасын авыл мәдәният йорты хезмәт­кәрләре күркәм итеп оештырырга тырышкан. Бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады бу көнне тантана сәбәпчесе исеменә. Улы Марс балачак хатирәләренә бирелде һәм яхшы тәрбия биргәне өчен әтисенә чиксез рәхмәтле булуын әйтте. Рамил Мотаһар улы изге теләкләрен үзе башкаруындагы җырларга төреп җиткерде һәм Риф Фәт­хулла улына Башкортстан татарлары конг­рессының Рәхмәт хатын тапшырды. Прибельский авыл биләмәсе хакимияте дә зурлады аны – авторның 85 яшьлек юбилее алдыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Авыл аксакалын котларга урындагы мәктәп укучылары да килгән иде.Китап туе ихлас котлаулар, изге те­ләк­ләр, моңлы җырлар белән үрелеп барды. Риф абый Гомәров бик канәгать калды һәм чараны оештыручыларга, җыелучы­ларга чиксез рәхмәтләрен шигырьләре аша юллады. Автор фотолары.