Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Башкортстанда беренче тапкыр мәктәпкәчә белем бирү педагоглары форумы узачак

Башкортстанда беренче тапкыр мәктәпкәчә белем бирү педагоглары форумы узачак. Ул октябрьдә Педагог һәм остаз елы чаралары кысаларында узачак дип планлаштырыла, дип хәбәр итте “Мәгарифтә күтәрелеш!” форумында төбәк мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Алина Галина. "Бу безнең алда куелган бурычлар арасында мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатлы һәм уңайлы булуын тәэмин итү буенча бик мөһим һәм актуаль чара, — дип билгеләп үтте спикер. — Форумның Педагог һәм остаз елы кысаларында үтүе аеруча әһәмиятле. Республиканың мәктәпкәчә белем бирү системасында безнең җәмгыять тарафыннан фикер алышуны таләп итүче мәсьәләләр күптән өлгергән, бу һөнәри эшчәнлекне формалаштыру эше дә, тәрбиячеләрнең яңа белем бирү программаларына әзерлеге дә, балалар бакчасы педагогларына ярдәм итү дә”. Тәрбиячеләргә ярдәм итүнең яңа чараларына килгәндә, Алина Галина агымдагы елның мартында республика Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән “Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы” республика һөнәри конкурсында җиңүчеләргә һәм лауреатларга Башкортстан Башлыгы премиясе булдырылуын белдерде. Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республиканың мәктәпкәчә белем бирү системасында 19 506 педагогик хезмәткәр эшли. Министрлык тарафыннан педагогларның һөнәри дәрәҗәсен сыйфатлы үзгәртү буенча зур эш оештырыла. 2021-2022 уку елында 800дән артык җитәкче һәм педагог — әзерлек, квалификация күтәрү курсларын 10 меңнән артык җитәкче һәм педагог узган. Фото: Башинформ.