Журналист, тапшырулар алып баручы Михаил Любимов телевизион карьерасын төгәлли һәм 18 ел гомерен багышлаган «ТНВ» телеканалыннан китә. Бу хакта ул «ВКонтакте» челтәрендә хәбәр итә.
«Үземнең туган көнемдә «ТНВ»дагы 18 еллык эшчәнлегемә нокта куям. Үз инициативам белән, башка тәкъдим һәм вариантлар булмаган килеш китәм.
Шул рәвешле минем телевизон карьерам төгәлләнде. Безнен телеканаллар үсәргә теләүчеләр өчен түгел.
Алга таба нәрсә буласын белмим. Аерылышканнан соң нәрсә әйтеп була? Дөнья киң, мин шуны төгәл беләм. Кояштан башка да җисемнәр бар», – дигән журналист.
«Михаил, «ТНВ» – кояш түгел. Сезгә билгеле бер рамкаларда эшләү кысан була башлагандыр. Барысы да яхшы булачак»;
«Миша, фильмнардагы тирән символизмың синең тормышыңа да күчте – туган көнеңдә яңа тормыш башлана. Икесе белән дә тәбрик итәм. Идеяләреңне чынга ашыру өчен тагын да уңышлырак урын табылыр дип ышанам»;
«ТНВ» искиткеч талантлы журналистын югалта. Анда карар әйбер дә калмады инде. Бик кызганыч, Михаил. Сез безнең Татарстан һәм Чистай өчен бик күп тырыштыгыз. Зур рәхмәт сезгә»;
«Сез – талантлы кеше, үз эшенең остасы. Сезнең тапшыруларны һәрвакыт түземсезлек белән көтә идек. Алда сезне тагын да кызыклырак тормыш көтә. Тагын яңа проектларда күрергә өметләнәбез», – дип комментарийлар яза һәм туган көне белән котлыйлар хезмәттәшләре һәм дуслары Михаил Любимовны.