Mash Telegram-каналы язганча, бу хәлгә бәйле рәвештә “Режим” сигналы игълан ителгән — Русия Федерациясенең һава киңлеген куллану тәртибен бозуны туктату турында таләп. Һава оборонасы (ПВО) Европа ягыннан сәгатенә 200 километр тизлек белән 10 000 метр биеклектә хәрәкәт итүче кечкенә шарны күргән, дип хәбәр ителә. Ленинград АЭСы - Русиядә иң эресе. Элегрәк Ленинград өлкәсендә билгесез очучы объектлар күренү сәбәпле, инде берничә тапкыр һава киңлегендә очуга чикләүләр кертелгән иде. Элегрәк АКШ Конгрессында НЛО буенча тыңлаулар үткәрделәр һәм очучы тәлинкәләрнең чын видеоларын күрсәттеләр. Фото: “super.ru”