Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Барлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә!..

Кар астында изрәп яткан басу-кырларны күзләп килә торгач, Калтайга да килеп җиткәнбез......Яз башы. Шуңадырмы, авыл күренешләре җанлана, ә авыл һавасы җылына төшкән кебек. Тәрәзә башларында, кояшлы көнгә сөенеп, бер-берсенә сыенып утыручы чыпчыклар күңелле чыркылдаша... Гади, әмма иминлек, күркәмлек бөркеп торучы йортлар, тип-тигез итеп коелган коймалар алдындагы бәс сырган агачлар әкиятләрдә тасвирланган Берендей патша биләмәсеннән һич ким түгел. Кышкы авыл үзе генә дә бер әкияти дөньяга тиңләшерлек мәгәр.Аның кунаклар көткәнлеге күренеп тора, юллар киңәйтелеп, тип-тигез итеп арчылган. Ерактан ук балкып, үзенә дәшеп торучы Калтай урта мәктәбе алдына килеп туктыйбыз. Бүген монда ветеран укытучылар белән очрашу кичәсе. Мәгълүм булуынча, быелгы ел Русиядә “Педагог һәм остаз елы” дип игълан ителде. Калтайлылар республикабызда тәүгеләрдән булып бу чараны үткәрергә алынган икән. Бәйрәмне оештыручы Дамир Гыйльманов хәләл җефете Эльвира Мисбах кызы белән килгән кунакларның һәркайсын ике куллап күрешеп каршыладылар. Очрашуга чакырылганнарның барысына да аның үз кеше икәнлеге сизелеп тора. Килгән берсе елмаеп, рәхмәт әйтеп, Дамир Фәнүз улының аркасыннан сөеп үтә. Күбесе – Калтай авылында туып-үсеп, аның мәктәбен тәмамлаган, югары белем алгач, районның төрле тармакларында тәрбия эшенә гомерләрен багышлаган затлар. Ә инде туган җирләрендә калып, үзләре белем алган мәктәптә хезмәт юлларын дәвам иткәннәр дә хәтсез икән. Йөзгә якын мәгърифәт, мәгариф ветеранын җыйды мәктәп бу көнне. Кичә башлангач, тәүге сүз, әлбәттә, оештыручыга, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең урындагы рәисе, “Калтай” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Фәнүз улы Гыйлмановка бирелде. Болай җыелуның сәбәбен гади генә итеп аңлатты ул: “Безгә аң-белем биргән, туган телебезгә, туган илебезгә мәхәббәт тәрбияләгән укытучыларыбызны, кайсы өлкәдә генә эшләсәләр дә, авылыбызның, районыбызның горурлыгы булырдай шәхесләребезне җыеп, күрештереп, кадер-хөрмәт күрсәтәсебез килде,” – диде ул. Күпләр инде бу очрашуга килә алмаган. Ни кыласың, галиҗәнәп Вакыт үзенекен итә шул, остазлар да мәңгелек түгел. Инде бакыйлыкка күчкәннәрне искә алып, залдагылар бер минутка тын калды. Кичәне башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлназ Гыйльманова дәвам итте. Ул, алып баручы буларак, килгән кунакларның һәркайсы белән таныштырып, аларга сүз бирде. Чыгыш ясаучылар бер-бер артлы алышына торды. Башкаладан килгән кунаклар: Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе Советының идарә җитәкчесе Альбина Хәлиуллина, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин буш кул белән килмәгәннәр, ветераннарга Милли-мәдәни автономиянең һәм Конгрессның Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Ә Башкортстан татарлары конгрессының урындагы җитәкчесе Илфир Котдусов мәктәпкә атап алып килгән бүләген бирде. Бик күп еллар Калтай урта мәктәбен җитәкләп, аны алдынгылар рәтенә чыгарган, уку-укыту системасына уңай үзгәрешләр керткән, бүген авылның Ветераннар советы җитәкчесе булып торучы Зәбир Әюповның чыгышы бик кызыклы булды. – Мәктәпнең 100 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан зур ремонт ясадык, – ди Зәбир Хәмәтшәриф улы. – Ата-аналар ярдәме белән түбәне яптык, мәктәп бинасын төзекләндердек. Эндәшү белән барысы да, эш коралларын тотып, дәррәү килде. Мәктәп – авылның терәге, аны мәктәптән башка күз алдына да китерүе кыен, моны барысы да аңлый. Очрашу, күрешү шатлыгы кичергән ветераннарның сөйләшеп сүзләре бетмәде. Шунысына игътибар иттем: аларның һәркайсы сүзе ахырында бу чараны оештырганы һәм игелекле эшләре өчен Дамир Фәнүз улына ихлас рәхмәтен җиткерде. – Бүген бу залда минем иң яраткан укытучым, ә соңрак остазыма әверелгән Зәбир Хәмәтшәриф улы утыра, – дип башлады сүзен 40 ел гомерен мәктәпкә, балалар укытуга багышлаган Вәсимә Әминева. – Мәктәпне тәмамлагач, миңа аның белән ун ел бергә эшләү бәхете тиде. Ә бүгенге очрашуны оештырган Дамир Гыйльманов иң сәләтле укучым иде. Шуңа да күңелем шатлык һәм горурлану хисләре белән тулы. Элекке “Урал” колхозы рәисе, хәзер инде “Калтай” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Фәнүз улы – мәктәп өчен үз кеше. Килеп туган авыр хәлләрдә һәрвакыт ярдәм кулы суза. 2013 елда мәктәпнең 100 еллыгын гөрләтеп бәйрәм иттек. 2016да, ике республика халкын шаккатырып, авылның 300 еллыгын билгеләп үттек. Телевидение аша берничә тапкыр күрсәттеләр. Бу чараларны оештыручы һәм башлап йөрүчеләр, әлбәттә, Зәбир Хәмәтшәриф улы белән Дамир Фәнүз улы булды. Дамир Фәнүз улы мәктәп, балалар бакчасы турында даими хәстәрлек күрә, авылның хезмәт ветераннары хакында да кайгырта. Районда үткән һәртөрле чараларда да иганәче буларак чыгыш ясый. Бүгенге бәйрәм – ветеран укытучылар өчен генә түгел, бүгенге укытучылар, укучылар өчен дә бик әһәмиятле тәрбияви чара. Өлкәннәргә һәм балаларга хөрмәт, игътибар булган җирдә яманлыкка урын юк. Укытучының яшәү мәгънәсе – аның укучылары. Менә шундый укучым булганга мин, әлбәттә, бик шатланам һәм аның белән горурланам. Күпләр күңелендә йөрткән рәхмәт сүзләрен, хөрмәтле Дамир Фәнүз улы, бүген мин яңгыратам. Барлыгыгыз өчен рәхмәт Сезгә! Туган җирендә тамырланып, кешелекле һәм игелекле ир узаманы булып танылу алган мондый зат, әлбәттә, рәхмәтләргә һәм олы ихтирамга лаек. Районда мәктәп балалары арасында “Каурый каләм” дигән иҗат бәйгесен башлап җибәргәч, оештыручылар да, ярдәм сорап, Дамир Фәнүз улына мөрәҗәгать иткән. Ул, кайбер эшкуарлар кебек, “Мөмкинлегем юк” дип тә җавап бирә алыр иде. Әмма озын-озак сөйләшеп тормаган, ”ярый” дигән дә бәйгене йомгаклау кичәсенә, хәләл җефете Эльвира ханым белән бүләкләрен күтәреп килеп тә җиткән. Бәйгенең ул даими иганәчесенә әверелгән. Иганәчелек – борын-борыннан, ата-бабаларыбыздан күчә килгән игелекле гамәл.Тик бу гамәлне аңлаучылар әлегә, үкенечкә каршы, сирәк. Әйе, авыл хуҗалыгын, авылны яшәтү өчен дәүләтнең икътисади ярдәме кирәк. Җир сулышын тоеп үскән углан моны яхшы белә, милләтне, гореф-гадәтләрне саклап калыйм, дисәң, Җир-анага сыенган авылны яшәтергә, туган телең онытылуга дучар булмасын өчен мәктәп юлына тузан да кундырмаска, хәл-әхвәлен белеп торырга кирәк. Ә инде кичәдәге чыгышларны тыңлаганнан соң бер хакыйкать алга килеп баса. Әйе, сүз дә юк, мәктәп авыл тормышында ифрат зур роль уйный. Шәкертләренә биек үрләр яуларлык канатлар куйган остазлар, укытучылар, әлбәттә, хөрмәткә лаек. Әмма, ирексездән шундый сорау туа: “остаз”, “укытучы” сүзе астында без мәгърифәт, мәгариф хезмәткәрләрен генә күз уңында тотабыз түгелме? Авыл йортлар тезмәсе, гаиләләр яшәеше генә түгел, ул үзе бер гаять зур, катлаулы җәмгыять формасы да. Борынгы татар авылларында көчле үзидарә системасы булган: староста, казый, дин әһелләре, аксакаллар һ.б. Алар халыкны бердәмлеккә, татулыкка өндәп, низагларга юл куймаган, алга барыр өчен юнәлеш биргән. Бүген авылда бу статуска ия булырдыйлар бармы? Мин Калтайда шушы соравыма җавап эзләдем һәм: “Әйе, бар!” дигән ныклы фикергә килдем.Тырышлыкта, авыл, йөз аклыгың,Иҗтиһадтан – шөһрәт һәм даның.Сине күпме сүтеп кормасыннар,Тезләнмисең әле, әй, җаным...Автор: Фәндидә Харрасова,Башкортстанның һәм Русиянең Язучылар берлекләре әгъзасы.Кушнаренко районы. Фото: Ф.Харрасова.