- Миңа бәхет елмайды, хатыным минем эшемнең характерын һәм асылын яхшы аңлый. Бу планда мин үземне бик уңайлы хис итәм, минем эшем өстенлеккә куелган. Шуңа да карамастан, мин һәрвакыт якыннарым белән аралашырга мөмкинлек табам, - диде Радий Хәбиров.Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, җитәкче эшендә иң мөһиме - ул нәтиҗә, кешеләр өчен ниндидер яхшы нәрсә, ул вакытта дөньяда юкка гына яшәмәвеңне аңлыйсың.Очрашуның ахырында Радий Хәбиров хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.- Сөекле хатын-кызлар, без сезне бик яратабыз, бик хөрмәт итәбез, сезгә бик рәхмәтлебез. Бәхетле, сәламәт булырга, сөяргә һәм сөелергә, кызыклы эш-шөгыль табуны телим. Гомер бик кыска, иң мөһиме, күңелдә яктылык булсын, бергә авырлыкларны җиңәргә өйрәнергә кирәк. Бәхетле булыгыз, сөекле хатын-кызларыбыз! - диде республика Башлыгы.Телемарафонда шулай ук танылган артистлар, ведомство җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.