Янгыннарда һәлак булучыларның 82 процентын 55 яшьтән өлкәнрәк кешеләр тәшкил итә. Аларның 60 проценттан күбрәге – пенсионерлар, арытаба эшсезләр, инвалидлар. Янгыннарга китергән төп сәбәпләр: ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын монтажлаганда һәм алардан файдаланганда хәвефсезлек кагыйдәләрен бозу һәм искергән электр чыбыклары.Утны “өзеп” йөрегез!Электр җиһазларын һәм челтәрен игътибар белән тикшерегез, ә иң яхшысы – шикле урыннарны ачыклау өчен белгечкә мөрәҗәгать итегез. Гомумән, электрга кагылышлы мәсьәләләрдә “алтын куллы” дусларыгызга һәм күршеләрегезгә ышанмагыз, электр белән үз һөнәренең осталары эш итәргә тиеш. Шушы ук киңәш камин һәм мич торбаларын проектлауга һәм төзүгә дә кагыла.Файдаланылмаган барлык электр җиһазларын розеткадан алыгыз, иске һәм кыза торган үтүкләрдән, чәч киптергечләрдән һәм чәйнекләрдән арыныгыз. Ясалма җылыткычларны, гомумән, ташлагыз. Хәзерге заманда сыйфатлы көнкүреш техникасын сатып алу мөмкинлеге зур: өч-дүрт мең сумга кызудан, кыска ялганыштан саклау җайланмасы булган ышанычлы һәм хәвефсез җылыткыч сатып алырга мөмкин.Телефоннар өчен арзан зарядкалар да сатып алмагыз, алар кыска ялганыштан очкын чәчеп, янгын чыгарырга мөмкин. Энергия нәтиҗәлелеге югары булган техниканы сайлагыз (А+++, А++, А+, А). Болай эшләгәндә сез электр энергиясен генә саклап калмаячаксыз, челтәргә йөкләнешне дә киметәчәксез. Йортта булган барлык электр җиһазларын да берьюлы кабызып, шулай ук, артык йөкләнешкә юл куймагыз.Әгәр дә йорт эченә эрегән пластик исе таралса, шундук йортны электрдан өзегез. Ут капкан электрүткәргечне су белән сүндерергә ярамый!Янгын чыккан очракта 112 телефоны буенча коткару хезмәтенә шалтыратыгыз.Кисәтүче җиһазлар урнаштырыгыз!Ул түшәмгә беркетелә торган түгәрәк тартмадан гыйбарәт. Кечкенә генә булса да, аның файдасы зур. Статистика күрсәтүенчә, аны файдаланган очракта янгын вакытында кеше корбаннары саны – 70, матди зыян күләме 30 процентка кими. Хәтта күршеләргә ишетелерлек көчле тавыш бирүче әлеге җиһаз ярдәмендә хуҗалар янгынны вакытында ачыклап, аны тиз арада сүндереп кала ала. Нәтиҗәдә, зур янгынга юл куелмый. Соңгы берничә ел эчендә генә дә әлеге җиһазлар меңнән артык кешенең, шул исәптән балаларның гомерен саклап калды.Күптән түгел мини-сирена Кыйгы районында агач йортта яшәүче бер ханымны янгын хәвефе турында вакытында кисәткән. Сигнал хатынны төн уртасында уята, тәүдә ул янгынны үзе сүндерергә тырышып карый, әмма булдыра алмаячагын аңлагач, ашыгыч рәвештә өйдән чыгып китә. Әйткәндәй, янгын хәбәрчесе йортка бюджет акчалары исәбенә урнаштырылган булган. Мәгълүм булуынча, Башкортстан – илдә автоном янгын хәбәрчеләрен бушлай алырга мөмкин булган бердәнбер төбәк. Программа биш ел гамәлдә булган вакыт эчендә аның ярдәмендә Уфада гына да алар 300 мең данәдән артык таратылган.Хәбәрчене аз керемле, күпбалалы һәм авыр хәлдә калган, яңа туган сабыйлары булган гаиләләр, Ватан сугышы ветераннары һәм аларга тиңләштерелгәннәр, 55 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнар бушлай алу хокукына ия. Әгәр сез бу категорияләрнең берсенә дә карамыйсыз икән, аны электр товарлары кибетенннән 300 сумга сатып алырга мөмкин.Экологик саф материаллар файдаланыгыз!Бүген кибетләрдә йорт яисә фатир бизәлеше өчен материалларның ниндие генә сатылмый! Әмма товар сатып алганда мотлак аның экологик яктан саф булуына игътибар итегез. Янгын чыкканда үлемгә китерүче зарарлы төтен бүлеп чыгаручы материалларны кулланмагыз. Югыйсә, мондый төтенне сулаган кешене инде коткарып калып булмаячак.– Нигездә, кешеләр уттан яисә җимерелгән конструкцияләр астында калып түгел, ә агулы төтен сулап һәм һава җитмәүдән үлә, – ди коткаручылар. – Төтеннән зыян күрүчеләрнең яртысыннан күбесе янгын урынында үлә, исән калганнарның 42 проценты агулана, һәр өченчесе, аңына килмичә, дәваханәдә вафат була.Хәвефсез мангал кулланыгыз!Шәхси өйдә яисә бакча йортында яшәүчеләр ризыкны еш кына ачык һавада да әзерли. Сүз, барыннан да элек, шашлык турында бара. Аны әзерләү өчен уңайлы һәм сыйфатлы мангал булу зарур. Алар әллә ни кыйммәт түгел, зур стационар мангаллар өч мең сумнан башлана.Мондый күңел ачулар фаҗига белән тәмамланмасын өчен учакны һәм күмерне караучысыз калдырмагыз, мангалны агач ябалдашы астына урнаштырмагыз, учак кабызу сыекчасын һәрвакыт ябык һәм уттан ерак тотыгыз.Тәмәке төпчеген, сүндерелгән шырпыны металл савытка салып, өстенә су сибегез. Ихатада газ баллоннары, бензин, спирт, ацетон һәм янучан башка матдәләр салынган савытлар тотмагыз.Хуҗалыкта ялкын сүндергеч булсын!Йортыгызда янгын сүндергеч бармы? Мөгаен, юктыр. Күпләр бу турыда уйламый, аның өендә янгын беркайчан да булмаячак, дип ышана. Ләкин янгын чыккан очракта тиз эш итәр өчен янгын сүндергеч һәрвакыт кул астында булырга тиеш.Тиз янып һәм кабынып китүче сыекчаларны сүндерү өчен универсаль коры янгын сүндергеч сатып алырга киңәш итәбез. Шул рәвешле сез йортның ут капкан стенасын гына түгел, компьютер, электр плитәсе, чәйнекне дә сүндерә алачаксыз.Кул астындагы әйберләр ярдәмгә килерТуфрак һәм комАлар янгынны тиз арада сүндерергә ярдәм итәчәк. Фатирда туфракны тиз генә каян табарга? Мәсәлән, гөл төбеннән. Әлбәттә, яраткан роза чәчәге зыян күрәчәк, әмма ялкын тиз сүндереләчәк.СуЭлектр приборы янганда беркайчан да аны су белән сүндерергә ярамый. Ә менә кухнядагы сөлгегә ут капкан икән – аны раковинага ташлагыз, өстенә су агызыгыз яисә кәстрүл капкачы белән бастырыгыз.Чүп савытына ут капканда, кемдер почта тартмасына ут төрткәндә дә су янгынны сүндерергә ярдәм итәчәк.Калын тукымаМонда юрган, пальто, келәм һәм башкаларны кертергә мөмкин. Тукыманы ут өстенә ташлагыз һәм һава кермәсен өчен аның кырыйларын берәр әйбер белән бастырып куегыз. Материалны 5 минут үтмичә алмагыз. Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.