Үзәк мәчетендә Ураза гаете уңаеннан күп кеше гает намазына җыелды. Филүс хәзрәт Камалтдинов бәйрәм әһәмияте, мәгънәсе турында сөйләде. Тоткан ураза, укылган тәравих намазлар кабул булсын. Район Хакимияте башлыгы һәм шәхсән үзе исеменнән Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Данис Шакиров бәйрәм уңаеннан тәбрикләде һәм теләкләр юллады.
Ураза бәйрәменә олысы-яше күмәкләп җыелуын билгелисе килә. Ураза тотучыларның елдан-ел артыу матур күренеш.