“....Бүген сезнең өчен динегезне камил итеп төзеп бетердем, Үземнең рәхмәтемне тулысы белән җиткердем һәм сезгә дин итеп ислам динен ихтыяр кылдым...”.(5. 3)
“Алар әйттеләр: "Җәннәткә һичкем кермәс, мәгәр яһүдләр яки насаралар керер", – дип. Аларның бу хыяллары гына. Әйт: “Үзегезнең дәлилегезне китерегез, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз”. (2. 111)
“Үз авызыгыз белән ялган сөйләмәгез, дәлилсез үз белдегегез белән: “Монысы – хәрам һәм монысы – хәләл”, дип әйтмәгез! Аллаһыга яла якмагыз! Чынлыкта Аллаһыга яла ягучылар уңышка ирешә алмаслар”. (16. 116)
“Иң яхшы сүз – Аллаһы Тәгаләнең Китабы, ә иң яхшы юл – Мөхәммәд юлы. Иң начар гамәл – яңа уйлап чыгарылган гамәл, ә һәр шундый гамәл – бидгать, ә һәр бидгать – адашу, ә һәр адашу Тәмугка илтә!” – диелә Мөслим һәм Нәсаи җыентыкларында китерелгән хәдистә.
Ә Аллаһы Тәгалә тагын бер аятьтә әйтә: “Ий Адәм балалары, Мин сезгә әйтмәдемме Шайтанга гыйбадәт кылмагыз, һәм аның сүзе белән йөрмәгез, ул сезгә ачык дошман, - дип”.(36. 60)
Югарыда китерелгән аятьләрдән һәм хәдистән аңлашыла ки, Аллаһының без мөселманнарга ислам динен мөкамәл итеп төзеп биргәне. Шулай булгач Аллаһы Раббыбызны ялганчыга чыгарып, ислам диненә үзебез уйлап чыгарган “яхшы” гамәлләр өстәргә дә,һәм әгәр Шайтан яхшы гамәл кылырга кушуына карамастан, аның сүзен тыңламаска икәне. Чөнки андый гамәлләрнең барысы да мөселманны исламнан чыгарып җибәрә. Шулай икәнен без – мөселманнарга Аллаһының сөекле Пәйгамбәре (с.г.в.) җентекләп аңлатып калдырган.
Мөселман кешесе дини гамәл хакында сүз сөйләсә, ул дәлил китерергә тиеш, әгәр ул “дөрес сөйләүче булса”.
Әй Раббым, шушы изге Җомга көннәрендә сорыймын, Үзеңнең безгә камил итеп төзеп биргән динеңә ислам дошманнары һәм Иблис тарафыннан кертелгән бидгать гамәлләр кылырга чакыручы имамнар урынына күркәм әхлаклы, гыйлемле һәм иманлы имамнар бирсәң иде.
Без татар мөселманнарына берләшкән хәлдә Үзеңнең арканыңа ябышып упкыннан чыгарга насыйп итсәң иде. Синнән башка безгә ярдәм итүче бер зат та юк. Я Раббым безне һәләкатьтән коткар?! Амин.
Рәсим Хәбибулла