Исәнме! Мин – татар телендә шигырьләр язучы яшь кеше. Ешрак мин өстәлгә генә язам, яшерәм – шигырь язучылар әллә никадәр ич, минем шигырьләрем кемгә кирәк инде, дип уйлыйм. Аннары шул «әллә никадәр ич»ләрне дә искә алам.
Аларның тавышлары каяндыр ерактан ишетелә, тик мин аларның исемен дә, төс-битен дә, нинди борчуларын кәгазьгә салуларын да белмим.
Без аерым галәмнәрдә әйләнүче күк җисемнәре кебек. Бер-беребезне ишетмәүче экспонатлар. Үзалдыбызга сөйләнәбез – кемдер читенсенеп мыгырдана, кемдер күзләрен йомып яңгырый, икенче беребезгә кеше, тыңлаучы кирәк, ул аны эзләп йөри.
Безгә күпме вакыт бирелгәнлеге билгесез. Әмма бу вакыт эчендә безнең бер-беребезгә аз булса да якынаю, тыңлау һәм ишетә башлау мөмкинлеге бар. Тик иң мөһиме – табышу. Хаос, ыгы-зыгы, тавышлар өермәсеннән – игътибарлыкка, хөрмәткә, сизгерлеккә килү.
Бу – аерым шагыйрьләрнең җыелу, күч ясау омтылышы. Һәм чакыру. Шулай ук, ялгыз калган, адашкан һәм сүзгә мохтаҗ сине.
Лилия Низамова
төшемдә кешеләр болытлар пешерә
өшегән кулларым көртләрләрдәй ишелә:
"түз генә,
сүз генә булса да син калдыр".
заводлар куертып болытлар пешерә
саташкан төшләрең бүгенгә күшегә:
"түз генә,
фанилык күзәнәк өздерә".
аязган иртәдә
бул сабыр
***
Фәрһад Мөхәммәтҗанов
Мин бит...
"Син кем соң?" дип
Сорый буген теге...
Мин — чип-чиста бит,
Ап-ак кыягазь бөртеге.
Бәлки бераз бөгәрләнгән,
Көлеп алсалар да телгә.
Тирләп бераз юешләнгән,
Тик әйләнмәс өчен көлгә.
Һәм мин язам анда —
Минем арттан кузлиләр.
Язам нәрсә телим
Яки нәрсә телиләр.
Мин — яшь кенә яфрак
Карт агач өстендә,
Аста кара туфрак
Көтә төсле көндә.
Түбә өстендә тамчы
Тулып тамарга тели.
Җиле дә бит әле ачы,
Уңга, сулга бөтәрли.
Мин — калын койма кирпиче —
Өстән баса тонна таш.
Җитәрме икән дим көчем,
Баса-баса чыдармы баш?
Җемелдәүче провод — мин,
Ток йөри тән эчендә.
Кемнеңдер хезмәтчесе,
Бармы соң мәгънә миндә?
Битме, яфракмы, кирпич яки тамчы...
Барыбер! Нәрсә булсак та без
Торабыз ачык киләчәктән качып,
Кырдан курыккан төсле угез...Бит.Без.
***
Гүзәлә
***
күкләргә ярәшкән
болытлар өерен
ул буйый җиләкле кайнатма төсенә
канынмы сыеклый,
әллә бу
аңыма чорналган төш кенә?
кечкенә чагымны яңартып
сусыл ут табанны кытыклый.
җан сорый чынбарлык упкыны –
керфекләр дымланган,
сак атлыйм.
юатып туфракны
тез чүгәм:
«көт мине,
син диеп кар сибәм чәчемә.
кулыңа егылыр көч тапсам -
җилгә бит сүз түгел,
мин үзем чәчеләм.»
Сүз диеп лаф орам
асылда,
сыеклыйм хакыйкать карасын.
үкенми китәсем
каныма буясам
(һичьюгы!)
бер кичкә бер болыт баласын.
бу тормыш тоташтан
төш, ахры.
һәм беркөн, сүгенеп кайтканда,
ул мине, очратыр,
уятыр
һәм сөяр күтәреп кулына.
***
Сәйлән
Утыр. Сөйләшик әле бер.
Чәйләп тормасак ярый.
Җылылык бирмәделәрме?
Ничек яшисең туңмый?
Такы-токы ашыйсыңмы,
баскан килеш чөмереп.
Тартасыңмы бер-бер артлы
сәгать саен?
Ни диеп
сораулар яудырам сиңа?
Болай да аяз, ачык.
Әнә тагын тәрәзәдә
сентябрь калдырган чык,
Әнә тагын соры болыт
асылынган шәһәргә.
Бу шәһәрнең көзе моңсу.
(Килешкәндәй баш ия)
Бармакларың кызарганнар.
Кесәңә салып җылыт.
Бәгырькәеңне өшетсәң?
Кайда саласы?
Оныт.
Кирәкмәгән сорау биреп
пауза ясамыйк әле.
"Җылылык бирмәделәр"- ди.
Башына киеп йөре.
***
Ринат Камаев
Бул син шәхес
Дөнья гөрләтерлек
Карт агачлар дөрләтерлек ялкында!
Бул яңалык
Сенсация яса
Ишетсеннәр бар дөньяда
Синең йөрәк тибешеңне!
Бул син шәхес!
Җырла, сөйлә, яз,
Бие дискоденс!
Булма билгесезлек.
Булсын бәхет-шатлык,
Булсын байлык, тәхет...
Кемгә нәрсә!
Тик онытма, син шәхес.
***
Миләүшә Гафурова
Алар никтер икәү - күкрәк читлегендә. Кагыналар.
Ватып чыгарлар күк. Торган саен авыр, талгын алар.
Тиздән ачармын дим - читлек ияләре
игә килә.
Нәрсә уйлап мине сынга тутырганнар?
һәм нигә - икегә?
***
Алинә Хәбибуллина
Онытылыйк, әйдә. Кире какмыйк.
Белсен җиһан! Әйе! Без гашыйк!
Ялгыш кына билетлар алыйк та
Казан урамында очрашыйк.
Һәм ташланыйк дымлы кочагына
Тынгы белмәс җанлы каланың.
Күкләр күрмәс! Сизәр бары асфальт
Эзләргә наз түгелеп калганын.
Кызыл янганда да, хистән шашып,
Йөгерербез урам аркылы.
Җелегендә кайнар бу шәһәрнең
Без уяткан хыял ялкыны.
Бер чынаяк чәйдән исерербез.
Моңарчы соң ничек түзелгән?
Еллар элек, ахры, бу шәһәр тик
Без очрашсын өчен төзелгән.
Ялкын купкан йөрәкләрне күреп
Җиһан чынлап ихлас сөенә.
Ялгыш кына билетлар алыйкчы?
Казан мохтаҗ безнең сөюгә…
***
Ильяс Фархуллин
"Яшә!"
Яшә! Бүген кулларыңа иң зур
Бәхет кергән төсле шатланып.
Яшә! Һаваларны гизгән
Ирекле кошлардай очынып.
Яшә! Һәрбер үткән якты мизгелеңә,
Аткан таңнарыңа куанып.
Яшә! Йөрәгеңдә ялкынланган
Саф мәхәббәт утында янып.
Яшә! Шул ялкынның җылысыннан
Курыкмыйча, шашып сөешеп.
Яшә! Тормышыңның төрле чакларында
Моңсуланмый, түкми күз яшен.
Яшә! Авырлыклар, кайгы - хәсрәт килеп
Тез астыңа сукса, сыгылмый.
Яшә! Күкне каплап алган болытлар артында
Нурлы кояш барын онытмый.
Яшә! Эчеңдә саклаган рәнҗүләрне,
Үпкәләрне күңелеңнән сызып.
Яшә кеше булып, горур атлап,
Шул вакытта гына яшәү кызык.
***
салкын яктылык
җитте яз көне коела каз каны
чыга каз тәне яшьлек тозакта
таплы кием юу баетмас
фәкыйрь фикерне
еларлар азактан
чишек аеллар аңда түбән уй
тимер тәмле тамчыдан дымлы
такыр юл
фәһем көпшәсе сынык хәлдә
онытылыр тоткын күңел
җилгә каккан канат тавышында
ишетәм
мементо мори гел
***
Маликова Илсөяр
Үпкә тулы йөрәгемне сиңа ачам,
Кабул итеп алчы аны син.
Меңәрләгән еллар үтсәләр дә,
Сүрелдереп булмас барысын.
Тау кадәр җыелган хисләрем
Шәһәрнең шавына урала.
Башымда тавышлар бәхәсе,
Аңламыйм, ни кирәк аларга?
Тугыз кат өйләрнең эчендә
Бүлмәләр бөркиләр салкын ут.
Сиздеңме икән син янымда
Йөрәкнең сагынуын зарыгып?
Таш өйләр суык тын алалар...
Һаваны үпкәмә җыям да,
Барысын кичерәм яңадан.
Мин әле хәтерлим һаман да.
***
Ләйлә Алембикова
Көн белән төн алышты,
Йокысыз төннәре куркыныч.
Түшәмне күзәтеп арганда
Бер дога үзеңә таяныч.
Караңгылык баса бүлмәне.
Бүлмәне, күңелне, галәмне?
Тонык утның яктысы
Әллә синең соңгы өметме?
Чатлыкта торасың кысылып,
Кемнең кем икәнен белмичә.
Күзеңә карап алдаган алданган,
“Хак” ага үткәрде бер кичә.
Тагын кешегә ышанып,
Ялгыштың, бәгырем, ялгыштың!
Уртаклык таптым дигәндә,
Көн белән төн алышты...
***
Адилә Әхмәтҗанова
Чәчем кыска.
Алка тагам,
чулпылар юк -
Чәчем кыска.
Өйрәндекме
Битлекләргә
Алданмаска?
Толымнарда
Татарлыкны
Эзләү хата.
Кайчыларны
Юк итимме
Сезнең хакка?
Калфак киям,
Сата алам,
Кемнәр ала?
Күпләр шулай
Телне дә бит
Ала, сала...
Татарлыгым
Кан тамчысы
Булып тама...
Юылмый ул
Җаныңдагы
Язган тамга.
Чулпылар юк,
Ә калфагын
Саттым сезгә.
Акланам күк
Файдасызга,
Сәбәпсезгә.
Көчсезлегем.
Өнди алмыйм
Сатылмаска.
Мин үзем дә
Сатылгандыр...
Чәчем кыска.