Район аграр хуҗалыкларында техник күзәтүләр уза, механизаторлар үзләре эшли торган трактор һәм тагылмаларны тикшерүгә тәкъдим итә.
Әлеге чара барышында хуҗалыкларда эшләүче тракторчылар белән кыр һәм транспорт эшләрендә трактор һәм тагылма техниканы имин эксплуатацияләү буенча әңгәмә һәм аңлату эшләрен Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш инженер-инспекторы Илнур Галимов үткәрде.
“Тикшерү вакытында тракторларның регистрациягә кую белешмәсе, ОСАГО полисы, моннан алдагы елларда техник күзәтү узу турында белешмә, тракторчы-машинистның таныклыгы тикшерелә”, - ди Илнур Галимов.
Шулай ук әлеге тикшерүдә тракторның техник халәте, тормоз системалары, руль идарәсе, яктырту приборларының төзеклеге бәяләнә. Тракторда медицина аптечкасы, ут сүндергеч һәм авария тукталышы билгесе булуы да мөһим элементлар.
Илнур Галимов хәбәр иткәнчә, күптән түгел техник күзәтү “Сатурн-Урал” хуҗалыгында үткән. Монда күзәтү уза торган көнне 28 берәмлек теркәлгән техниканың 18е тәкъдим ителгән. Шуның 16сы – техник күзәтү узганлыкка таныклык алган. Ике берәмлек тракторга акт төзелгән, алар 20 көн эчендә яңадан техник күзәтү узарга тиеш була.
Шулай ук тәкъдим ителмәгән техникаларны ремонтлап, тәртипкә китереп, инспекторга күзәтүгә куярга тиеш булалар.
10 апрельгә кадәр район аграр хуҗалыкларының барысында да техник күзәтүләр узачак.
Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/avyil/rayon-agrar-khualyklarynda-tekhnik-kztlr-uza