Республикада цифрлаштыру елы бурычларын гамәлгә ашыруга 3,8 миллиард сум бүленгән. Шул уңайдан республика җитәкчелеге цифрлы икътисадның алга таба үсеше өчен уңай шартлар тудыру, халыкның тормыш сыйфатын яхшыртучы сервисларны һәм хезмәтләрне үстерү бурычларын билгеләнде. Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сүзләре белән төгәлрәк әйтсәк, барлык дәүләт, муниципаль хезмәтләрне электронлаштыру һәм кечкенә авылларга югары тизлекле интернет кертеп бетерү турында сүз бара. Безнең районда Цифрлаштыру елында нинди эшләр башкарылачак соң? Бу сорауны районара электр элемтәсе челтәре начальнигы Алмаз Галиевка бирдек.
“Безнең районда интернет өчен оптика сузылмаган торак пункт юк дияргә була,–диде Алмаз Тәбрис улы.– Районда әлеге глобаль системадан 6200 физик зат, ягъни барлык хуҗалыкның 58 проценты файдалана. Таттелекомның IP яки кабельле телевидениесен 6050 гаиләдә карыйлар. Шулай ук барлык мәгариф учреждениеләре һәм муниципалитетлар да интернетка тоташкан. 2021 елда “Цифрлы икътисад” милли проекты кысаларында социаль әһәмияттәге 30 объектка интернет кертелде. Шуларның 20се – фельдшер-акушерлык пункты. Нәтиҗәдә персоналның электрон медицина документын алып бару һәм район үзәк хастаханәсе белән телемедицина консультацияләре алу мөмкинлеге барлыкка килде. Моннан тыш тагын 8 мәдәният йортына, бер участок вәкаләтлесенең эш урынына һәм Лесхоздагы янгын депосына югары тизлекле интернет кертелде. Болар өчен барысы 10 километр оптика салынды”.
Районыбызда “Җирле линияләрне модернизацияләү” пилот проекты нигезендә элемтә чыбыкларын GPON технологиясе буенча оптик җепселле кабельгә алыштыру 2020 елда ук башланган иде. Былтыр Сабада бу эш төгәлләнде һәм Шәмәрдәндә, Шәмәрдән-2дә, Лесхозда дәвам иттте. Хәзерге вакытта районда 2364 абонент интернетка 500 Мбит секундка кадәр тизлек белән керү мөмкинлегенә ия булды. Зур күпчелек 100 Мбит/c.лы тарифтан файдалана. (Чагыштыру өчен смартфонның уртача тизлеге 50 Мбит/с. тәшкил итә).
2022 елда элемтәчеләрнең яңа GPON технологияләре планына Тимершык, Сатыш, Килдебәк, Иләбәр, Эзмә, Өтернәс, Иске Икшермә, Татар Икшермәсе, Өчнарат авыллары кергән. Өстәмә план бирелгән очракта Югары Шытсу, Түбән Шытсу, Юлбат, Тенеки авылларын да колачлау каралган.
“2021 елның 1 февраленнән без Балтач, Кукмара, Теләче районнарына да хезмәт күрсәтәбез. Хәзерге вакытта элемтәчеләр бригадасы Теләче авылының яңа барлыкка килгән урамнарында эш алып бара”,– диде Алмаз Галиев.
2021 елның октябрендә Россия элемтә министрлыгы 100дән алып 500гә кадәр кеше яшәгән кечкенә торак пунктларга 4G (LTE) стандарты буенча мобиль интернет үткәрүгә тавыш бирү игълан иткән иде. Аның нәтиҗәләреннән чыгып сайлап алынган авыллар исемлеге дәүләт хезмәтләре порталында урнаштырылган. Безнең районннан исемлеккә Аккүл Бигәнәй, Сабабаш һәм Яңа Мичән авыллары кергән. Аларда мобиль элемтә вышкалары кую шулай ук хәл итәсе бурыч булып тора. Гомумән, әлегә районда кәрәзле телефон начар эшләгән 18 кечкенә авыл исәпләнә. Цифрлаштыру елы заман технологияләренең һәр кешегә, һәр гаиләгә барып җитүе өчен алшартлар тудырыр дип ышанырга кирәк. Елы ничек аталуга карамастан, планлаштырылган эшләр башкарылса, алга зур адым булачак.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә квитанция алучыларның 88 проценты исәп-хисапны онлайн режимда ясый.