«Балам өчен йөрәгем сыкрап яши»
Икенче тапкыр кияүгә чыктың, Эльмира апа. Беренче иреңнән аерылуны авыр кичергән идеңме?
Әлбәттә! Беркем дә, аерылырмын дип, кияүгә чыкмый. Әмма язмыш шулай хәл итте. Без аерылганда, улыбыз Азатка нибары 7 ай иде. Мин күбрәк аның өчен борчылдым. Шуңа күрә дә, баламны әтисеннән аерасым килмәде. Улыбызны ташлама дип, аңа тезләнмәдем генә. Әти-әнисе килешә алмауда сабыйның гаебе юк бит. Ул ике якның да назын, игътибарын тоеп үсәргә тиеш. Баласын аталарына каршы котырткан, аралаштырмаган хатын-кызларны мин аңламыйм. Бу – зур хата.
Азат әтисе белән аралаша, димәк?
Аралаша иде. Анысы да мин теләгәнгә генә булды ахры. Әти кеше быел туган көне белән улыбызны котламагач, баланың күңеле аңа карата сүрелде. Бүген баламның әтисез үсүе күңелемә тынгылык бирми. Аның һәрдаим «әти» дип әйтә алмавына йөрәгем сыкрап яши. Минем әти-әни 52 ел бергә гомер итте. Без абый белән пар канат астында бәхетле балалар булып үстек. Кызганыч, мин улыма тулы гаилә бәхетен бирә алмадым. Ир белән хатын аерылыша да бер-берсенә чит була. Иң авыры – балаларга.
Мөнәсәбәтләр кайчан үзгәрде?
Бала туганчы (барлыгы 3,5 ел бергә яшәдек) бик әйбәт мөнәсәбәттә идек. Ә менә улыбыз тугач, тормыш башка юнәлеш алды. Ир хатыны декретта чакта сынала, ди. Мин ышанып кияүгә чыккан ярым үзен сынатты. Аның тормыш алып бара торган ир-ат түгеллеген аңладым һәм аерыласы иттем.
Конфликтлар булгалагандыр?
— Башта бик авыр булды. Әрнедем, рәнҗедем, еладым. Тора-бара тынычландым, килештем. Бала хакына аның белән дустанә мөнәсәбәттә калу – иң хәерлесе була, дигән фикергә килдем. Әмма кайчак ике арада бәхәс туса, ул бала белән аралашудан туктый. Менә бу адымын һич кенә дә аңлый алмыйм.
Кире кайтырсың дип өметләнеп яшәгән микән?
Белмим. Тик бер киселгән икмәк ябышмый. Аннан соң кеше дә үзгәрми. Ирне я хатынны үзгәртермен, дип өметләнеп яшәргә ярамый. Аны ничек бар – шулай кабул итәсең, бу фикер белән килешмисең икән, аерылудан башка чара калмыйдыр.
Мин хәзер кияүдә. Икенче ирем Айрат белән бик көтеп алган улыбыз Булатны үстерәбез. Аллага шөкер, бу ирем улым Азатка карата да бик мәрхәмәтле. Аны үз баласыдай якын итә. Тормыш шулкадәр гаҗәп. Мин «башка кияүгә чыкмам» дип уйлаган идем. Әмма Аллаһы Тәгаләнең миңа карата планнары бүтән булган. Көннәрдән бер көнне тормышыбызда Айрат барлыкка килде.
Аерылышкач, 6 ел улым белән икәү генә яшәдек. Үземне тулысынча аңа багышладым. Шөкер, нәтиҗә уңай. Улым бик күп конкурсларда җиңүче, Казандагы яхшы гимназиядә белем ала. Иң мөһиме – туган телдә камил аралаша. Телне саклауга безнең гаиләдә зур әһәмият бирелә.
Айрат нинди кеше?
Ут ул!
Азат аңа «әти» дип дәшәме?
Ул аңа «Айрат абый» ди. Аның каравы, ирем ике балабызга да «улларым» дип дәшә.
Айрат аерылганмы?
Әйе. Беренче никахтан кызы бар. Баласы белән аралаша. Мин моңа беркайчан да каршы килмәячәкмен.
Азат әтисенең әти-әнисе белән күрешәме?
Аралашмыйлар да. Бердәнбер онык булуына карамастан, алар тарафыннан битарафлык бар.
Үз әниең моңа ничек карый?
Бик гаҗәпләнә. Әни беренче иремә кияүгә чыгуыма риза булмады. Баштан ук «аерыласыңны белдем» диде. Аерылгач, тормышым нык үзгәрде. Кечкенә бала белән командировкаларга йөри алмам дип, дәүләт эшенә – Мәдәният министрлыгына урнаштым. Әмма иҗат кешесе өчен кабинетта утыру бик авыр икән. Ел ярым хезмәт куйдым да эштән киттем. Заманында мин –бик «җигелеп» эшләгән журналист. Үз машинам белән кая гына командировкага бармадым да, нинди генә материаллар язмадым. Юл һәлакәтләре, катлаулы темаларга язу сәламәтлеккә дә тәэсир итми калмый. Шуңа күрә, Азат белән йөккә узгач, фаҗигале темаларга язудан туктадым. Хәзер мин күңел өчен генә язар чорга җиттем. Ирем белән туризм буенча үз бизнесыбызны булдырдык.
Адәм баласына сынауларны Аллаһы Тәгалә гел биреп тора. Без өйләнешкәч, икебез дә якыннарыбызны югалттык. Айрат – бертуган апасын, мин әтине җирләдем. Башка мәшәкатьләр дә бер-бер артлы өстәлеп торды. Шушы авырлыклардан соң, мин балага уздым. Карынымдагы баламның гомерен саклап калу өчен, еш кына хастаханәдә ятарга туры килде. Баламны югалтырмын микәнни, дип кайгырып, елап, нервылар бик какшады, үзебез дә, мөнәсәбәтләребез дә бик сыналды. Аллага шөкер, ул кара көннәр артта калды. Безне шатландырып, сау-сәламәт улыбыз туды. Бу бала ирем белән безне тагын да якынайтты. Айрат – бик әйбәт әти.
Сез кайда яшисез?
Икебезнең дә фатирларны калдырдык та уртак торагыбызны булдырдык. Чөнки минем аның фатирында яшисе килми, аның минекендә торасы килмәде. Утырып сөйләштек тә үз оябызны кордык.
Ремонт – бәхәсләр чоры, диләр.
Безнең мөнәсәбәтләрне сынарга тагын бер мөмкинлек иде ул. Аллага шөкер, бар да җайлы гына барды. Мин иремә бик рәхмәтле. Ремонт башлаганда, гаилә башлыгы буларак, барлык авырлыкларны үз өстенә алды. Ир һәм хатын мәсьәләсе, гаилә мөнәсәбәтләре – бик нечкә нәрсә. Саклык кирәк. Юкка гына гаилә кору өчен – ярату, бергә яшәү өчен сабырлык һәм гафу итә белү кирәк, димиләр. Әкренләп, бу сыйфатларны үземдә булдыра киләм.
Синең күзләреңдә – ут һәм нур.
Мин – бик хисчән кеше. Мине елату бик җиңел. Аздан да күңел була, юктан да хәтер кала. Кыскасы, иҗат кешеләренә хас холык (көлә). Ирем дә романтик. Безнең очраклы танышу, күрешүне, бер елдан аның миңа матур итеп тәкьдим ясавын бүген дә күңелемдә матур истәлек итеп саклыйм.
Тәкъдим ясаячагын сизгән идеңме?
Мөнәсәбәтләр җитди юнәлеш алгач, мин эшнең шуңа таба барганын аңлый идем. Тик ул тәкъдимне мөмкин кадәр озаккарак сузасы килде. Бер тапкыр кияүдә булгач, икеләнү, шикләнү, курку да булгандыр. Бер ел очрашкач, без танышкан Камал театры буена алып барып чәчәкләр, йөзек белән тәкъдим ясагач, ризалык бирдем. Яратып, яратылып, парлы булып яшәүгә берни җитми, Алинә. Картлыгыбызны да бергә каршы алырга язсын иде, дип телим. Айрат – намаздагы кеше, мине дә өнди. Тик әлегә мин ул адымга басарга әзер түгел. Киләчәктә яхшы мөселман гаиләсе булырга насыйп булсын!
Ир белән хатын бер-берсе белән аралашырга һәрчак вакыт табарга тиеш. Икәү утырып сөйләшү бик кирәк. Безнең өйдә шундый гадәт бар: балалар йокыга талгач, мин, тәмле чәй ясап, иремне табын артына чакырам. Серләшәбез, планнар корабыз. Бу күренеш миңа бик ошый инде.
Ничек сиңа бүгенге журналистика?
Бу сорауны көткән идем. Бүген журналистның кадере бар. Дәүләт тарафыннан эшенә югары бәя бирәләр. Ә мин эшләгән елларда җурналистларга ул кадәр игътибар каралмаган иде. Мәсәлән, минем, ничә ел журналист булып эшләп, бер дипломым да юк. Мин моңа үпкәләмим. Аның каравы, мин яхшы акча түләгән гәҗиттә – «Ирек мәйданы»нда эшләдем. Шул сәбәпле яшәү һәм торак шартларымны яхшырттым. Бик күп илләр күрдем, шактый ял йортларында сәламәтлегемне ныгыттым. Күпме кешеләр белән аралаштым, яхшы дуслар таптым. Миңа эшләргә ирек биргән, шартлар тудырган җитәкчем Раиф Усмановка зур рәхмәтлемен.
Журналист – бик кызыклы һөнәр бит ул. Ләкин хәзер заманалар башка – Интернет, төрле социаль челтәрләр үтеп керде. Күп язмалар шулар аша гына да эшләнергә мөмкин. Командировкаларга йөргән бәхетле журналист, дип саныйм үземне. Хисле, җылы, эчтәлекле язмалар яздык. «Бүрене аяклары туйдыра» дигән кебек, журналистны да шулай. Ул һәрвакыт сәфәрдә булырга тиеш. Иректәге журналист кына яхшы язмалар иҗат итә аладыр.