Найти тему
Интертат

Гөл яфрагын тиз тамырландыру ысулы

Бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина яфрактан тамыр җибәрә торган гөлләрне тиз тамырландыру өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты.

Хәзер инде кояш карый башлады, гөлләрне тамырландырырга куярга мөмкин. Гөл яфраклары якты җирдә торырга тиеш, шулай тизрәк тамыр җибәрә. Бу процесс тагын да тизрәк барсын өчен ярдәмчел препаратлар кулланырга була. Әзер препарат буларак «Корневин» яки үзебез эчә торган күмер (активированный уголь) әйбәт була.

Кайнап чыккан һәм суынган суга бер таблетка күмер салабыз да гөл ботакларын, яфракларны шул суга утыртабыз. Тамыр җибәрә башлагач, күмерле су урынына чиста су салырга мөмкин, – дип сөйләде ул.

Бакчачы тамырланган миләүшә яфракларын күрсәтте. Алар суда 3 атна торган, тамыр җибәргән, туфракка утыртырга була. Ул башта һәр яфракны аерым стаканга утырта. Гөл яңа яфраклар биргәч, чүлмәккә күчереп утырта.

С подпиской рекламы не будет

Подключите Дзен Про за 159 ₽ в месяц