Найти тему
Татарский Мир

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов тарихны саклауда «Татарлар: гамәл стратегиясе» ролен билгеләп үтте

Татар халкы бай тарихлы һәм мәдәниятле, бүгенге Россия дәүләтчелеген төзүдә зур өлеш керткән халык. Ләкин дөньяда барган глобальләшү, ассимиляция процесслары көчле булган халыкны да таркатырга мөмкин. Бу үз чиратында күп кенә халыкларны, шул исәптән татар халкын да, үз киләчәкләре турында кайгыртырга һәм уйланырга мәҗбүр итә.

2020 елның август аенда татар халкы өчен зур әһәмияткә ия булган, замана йогынтысында башка халыклар арасында эреп югалмыйча, үз кыйбласыннан тайпылмыйча милләтне алга таба үстерү юлларын тәкъдим иткән документ – «Татарлар: гамәл стратегиясе» кабул ителде.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов тарихны саклауда «Татарлар: гамәл стратегиясе» ролен югары билгеләп, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына болай дип хәбәр итте: «Стратегия һәр татарга аерым мөрәҗәгать итә. Анда: «Татар булмасаң син кем? Чыгышың кайдан?» – дигән сорау күтәрелә. Стратегиядә милли тәңгәллек, тарих, нәселне саклау турында сүз бара. Без үзебезнең татар булуыбыз белән горурланабыз. Татар халкы дөньяга күп күренекле шәхесләр бүләк иткән, халкыбыз Ватанны саклап, сугышларда катнашкан».

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов. Фото: Татар-информ.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов. Фото: Татар-информ.

Моннан тыш Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры «Татарлар: гамәл стратегиясен» башкорт халкы үсеш стратегиясе белән чагыштырды: «Башкорт халкы стратегиясе дә җитди документ, ләкин ул күбрәк социаль-иктисади күрсәткечләргә бәйле булган киңәйтелгән дәүләт программасын хәтерләтә. «Татарлар: гамәл стратегиясе» исә, кеше кайда гына торса да, әйткәнемчә, билгеле бер татарга мөрәҗәгать итеп, хис-тойгыларга тәэсир итә. Анда милләтне саклап калу өчен кагыйдәләр урын алган» , – диде Радик Салихов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Татарлар: гамәл стратегиясе» тарихыбызны, ана телебезне, мәдәниятебезне, милли тәңгәллегебезне саклауда, рухи һәм матди мирасыбызны өйрәнүдә зур терәк һәм этәргеч булсын. Татар халкының тарихтагы ролен тирәнрәк аңлауга ярдәм итсен. Киләчәгебез якты һәм уңышлы булсын!