Найти тему
Аида Хайртдинова

КЫЗЫЛ ТАВЫК

Кояшлы июль аеның гадәти көне иде. Авыл кешесе печән хәзерли. Сиксәненче яшенә атлаган Зөлфия карчык та иртәнге мәшәкатьләрен киметеп, ялга кайткан кызы Ләйсән белән чәй эчәргә генә утырган иде. Куркынган тавыш белән урамдагы әтәчләре сөрәнләүгә, карчыкта чәй кайгылары калмады: “Тагын! Их, тагын шул тавыклар күршеләргә кергән икән! Хараплар гына булалар инде!” — дип сөйләнә-сөйләнә урамга ашыкты. Аңа Ләйсән дә иярде.

Ә урамда!?. Зөлфиянең батыр да, матур да дүрт төсле әтәче, аксаклап урам уртасына кадәр килгән дә, бер Зөлфиягә, бер күршеләренә карап ярсып-ярсып борчылуын белдерә. Карчыкның тавыклары күршеләре йортында исән калу өчен “көрәшә”: кытаклый-кытаклый, кайсы каян тишек табып урмага чыгар урын эзләп ары чаба, бире чаба. Карчык, әтәчен йортка табан куды да, тавыкларына карап атлады. Менә коты очкан дүрт тавыгы йорт эчендәге әрдәнәгә менеп, аннан урамга сикерә алды. “Берәү, икәү, өчәү, дүртәү... Өчесе капка алдындагы әрәмәдә чүпләнеп йөри, аларын да кушсаң, җидәү... Их, теге дүртесен хараплар гына итә инде...” Зөлфия карчыкның уйларын күрше хатынның әрләшүе бүлдерде: “Мәңге кермәслек ясыйм, чукынганнар!..” Кулындагы чыбыгы гына ярдәм итмәгәч күрше хатын Рәмидә, йорттагы тавыкларга утын пүләннәре белән ыргыта башлады. Үзе тузыныпмы-тузынды: “Үтерәм! Үтереп кенә бетерәм! Туйдым бу тавыклардан!” Бахыр өч тавык капка астындагы тишектән урамга атылдылар да, тизрәк әтәч янына җыелып “зарларын уртаклаштылар”. Ә соңгы тавык, күрәчәге булган күрәсең, капка артына килеп ялгышты, ярсыган хатынның ачу белән ыргыткан утын пүләне бахырның өстенә туры килде: җан өзгеч тавыш белән әрнеп кытаклады да, тәгәрәп дигәндәй соңгы көченә гәүдәсен җимерек киртә астыннан урам якка ыргытты. Инде бу мәхшәрдән котылуына берчә сөенеп, берчә авыртуына әрнеп елга буендагы әрәмәлектә тупланган иптәшләре янына чатанлады. Бичара җанның сул аягы сынып, тиресендә генә салынып тора иде... Зөлфия карчык күңеленнән бик әрнесә дә, күршесенә сүз әйтмәде.

Күршеләре машина белән тулы йөк печән алып кайтканнар иде. Гаилә башлыгы Салават дусты Иршат белән арканны чишкәндә капканы ачык калдырган да, тавыклар шуны гына көткәндәй, тизрәк йортлары аша бакчаларына үтеп кишер, суган түтәлләрен типкәннәр. Ире, күршеләреннән кыенсынып хатынына кисәтү дә ясап карады, анысы аның саен тузынды, Салаватның үзенә дә өлеш “эләкте” — капканы япмый керүдә гаепләп ару гына сүзләр яудырды.

***

—И, бичара җан, канап чыккан аягы, әйдәгез, әйдә, гөнаһасыз җаннар... — Карчык, тавыклары белән әтәчен йортка куалады. Ләйсән әнисен читтән генә күзәтте. Гомере буе мал дип яшәгән анасы, узган көздә әтиләре мәрхүм булгач, мал-туарны киметтеләр, йортны ямьләп тавыклар карармын ичмасам, дип кызыннан унбер тавык белән бер әтәч кайтарткан иде. Шулар белән “сөйләшеп” гомер үткәреп яткан көннәре иде.

—Керәләр бит, акылы бармыни кош-кортның? Бер дә кермәсеннәр иде дә бит, алларыннан җимне өзгәнем юк, нишлисең инде. Рәмидәне дә аңларга була, бала-чагасы бар, шулар өчен утырткан түтәлләрен туздырганны кем яратыр?.. — дип көрсенеп сөйләнеп алды да, ихатага чыгарып бодай сипте, кызы белән бергәләп капка астын тавыклары чыга алмаслык итеп ныгытты. Алдындагы җимен куеп тагын капкага табан йөгергән әтәченә карап, кошларын шелтәләп тә алды:

—Менә дигән дус-тату яшәгән ярдәмчел күршеләр белән ямьсез ләштерәсез бит, ах, сезне...

Бусагадан атлаганда һаман сөйләнүендә булды:

—Көн сүрелә төшүгәрәк бакчадан чөгендер яфрагы йолкып салырмын инде...

—Әни, тегесе үләр микәнни инде? Бик авыр йөри бит... — Ләйсән аягы сынган тавыкны күз алдына китерде.

—Үлсә, үләр инде, балам... Аны чалдырып йөрер хәлем юк. Кемгә кереп баш иим? Салаватның да, күреп торасың, эше бар...

Ләйсәннең бите буйлап күз яшьләре тәгәрәде. Әтисе исән чакта икенче тормыш иде. Зөлфияне дә бер кеше дә читкә типмәде. Ә ире Мансур авылда карап торган балта остасы, сугымчы булды. Кешегә бура бурашып арып-талып кайтып өстәл янына утырган гына чагында Рәмидә ничәмә-ничә тапкырлар йөгереп кереп: “Ах, Мансур абый, кунаклар кайтып килә, тиз генә тавык суеп бир әле...” Я булмаса, ире себер тарафларында эшләгән елларда: “Мансур абый, тагын сиңа кердем инде, иртәгә Салават кайта. Ашка ит беткән. Бер бәрәнне аерып алып калган идем, чалып кына бир әле...” — дип йомышын сөйләп бетерүгә, кеше өчен үзеннән дә артык өтелгән Мансур, ягылган мунчасын калдырып, кайнар ашын читкә этеп күрше хакын үтәргә ашыкты... Салаваты да, ерак араларны үтеп кайту белән, иң элек күршеләренең кереп хәлен белде, кирәк чакта йорт эшләрендә ярдәмләшеп яшәде.

Канаты каерылган анасының әтиләрен җирләгәч кимсетелү тоюына кызның йөрәге әрнеде.

Өйгә кереп суынган чәйне яңартып эчтеләр. Сөйләшмәделәр. Табынны җыештырып куйгач кына Зөлфия авыр сулап әйтеп куйды:

—Их, кайчан шушыннан котылам инде?!. —Бу сүзләрдә эчке әрнү, сагыш, ниндидер рәнҗү дә бар иде...

***

Шул көздә Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган иптәше буларак, Зөлфиягә дә фатир бирделәр. Ул кызы янына район үзәгенә күченде.

—Яз җиткәч, кайтырсың әле, Зөлфия апа?— диде озатырга чыккан күршеләре.

—Белмим... — диде карчык.

—Шундый ямьле урынны сагынмый булдыра алмассың, кайтырсың, кайт, без көтеп калабыз! — диештеләр. Карчык, кайтарып бер сүз дә әйтмәде, җиңел машина, сигнал биреп алды да, беренче кар төшкән юлдан читкә салулый-салулый кузгалып китте.

***

Ул елдан соң байтак гомер үтте. Ләйсән һәр җәйдә гаиләсе, чит өлкәләрдә яшәгән туганнары белән үскән йортына кайтты. Йортны юып, карап тәрбияле тоттылар. Бакча тулы гөлләр үстереп йортларын хуҗасыз итеп күрсәтмәделәр.

Узган җәйдә Ләйсән җиләк җыярга кайткач, туган йортларында тукталды. Капкадан керүгә, бакчада әтәч тавышы ишетеп сагаеп калды. Бак дисәң, күрше Рәмидәнең ун кызыл тавыгын ияртеп, кайчандыр нәкъ аларныкы төсендәге әтәче бакча буйлап “сәяхәт”тә йөри. Барлык капкаларны ачып, ипләп кенә куып чыгарып урам аша озатып куйды, тавыкларын “барлап” өтәләнгән әтәче тавышына Рәмидә йөгереп чыкты:

—И-и-и, сезнең бакчага кергәннәрмени? Чистый сугып кына үтерәм инде шуларны! Беркөнне бер күрше бакчасындалар, икенче көнне башканыкындалар! — дип зарланып алды. Ләйсән бер сүз дә дәшмәде.

Ә Зөлфия, башкача авылга кайтмады. Әллә йөрәге тибүдән, каны йөрүдән туктаганчы онытылмаслык рәнҗеде, әллә башка сәбәбе булды?!..

Хикәяне (язманы) каналга гиперсылтамасыз куллану (файдалану) тыела./ Запрещается использование рассказа (записи) без гиперссылки на канал.

С подпиской рекламы не будет

Подключите Дзен Про за 159 ₽ в месяц