Найти тему

Каналыма 1 яшь тулды. Дусларыма фикерләр

Бер ел елек шундый ук көндә мин үземне тынычсызла торган темасына яза башладым. Нәтиҗәләре шундый:

1) Кешелек минем кешелеккә ышануымны бозды. Яхшы, ипле кешеләр бик аз. Кешеләргә нәрсә борчый? Яңа фикерләр, фактлар, яңа сәбәпләр-нәтиҗәләр кору мөмкинлекләре? Юк. Өстәнлек, үпкәләү, үземә генә гаделлекне эзләү, икеләтә уйлау. Бу елдан соң мин куркыныч астына куеп башка чит кешене коткармас идем. Ипле кешене коткарырга ихтималлык бик аз. Яхшымы бу нәтиҗә, юкмы мин әле белмим.

2) Татарча язу миңа татар телендә яңа офыклар күрсәтте. Баш миемнең яңа серләре ачылды. Ул барыбер үземә файдалы дип уйлыйм

3) Балаларга, балаларның дөньяны белеп алуына, телләрне үзләштерү карата яңа уй-фикерләрем бар. Андый фикерләрне формалашуыма шундый блог бик нык булышты: башыгызда әйләнә торган фикерләре конкрет түгел, ә сез уртаклашмакчы булган фикерне "кайрап" уйлап бетерергә туры килә.

4) Минем чын рәхәтем кешенең фикерләвен үзгәртү икән. Я, гомумән, мине очрашкан кеше очрашуыбыздан соң үзгәрми калмасын. Башкасы ул барыбер прелюдия гына ) Бу миңа негатив якларым үземә ачыкланган. Ләкин әле үзгәрәсе килми. Үзгәрми калган булып мине кабул итегез.

5) Һейтерләр, шашканнар һб 4) пункт сәбәпле минем өчен "тчәлленҗ" генә. Беркемне тыймыйм, чөнки шул бәхәсләрдә миңа каршы бәхәскәннәр я кача, я фикерләреннең үз-үзенә туры килмәүне күрсәтәләр. Һәр шундый туры килмәүне ачышы җаныма май икән ))) Шундый саер осталыгым арта бара, әллә кайчан файдалы булып чыгар дип уйлыйм.

Менә шундый нәтиҗәләр. Туктасым юк. Рәхәтләнеп кенә язгалыйм ))