Найти тему
Интертат

Путин 2023 елга Россиянең киләчәген һәм махсус хәрби операция барышын планлаштырды

Махсус операция көчәйтелгән режимда дәвам итәчәк. Бу хакта «Московский комсомолец»та Елена Егорова яза.

Оборона министрлыгы коллегиясендә Владимир Путин Украинада барган хәлләрне «Уртак трагедия», әмма аңа Россия гаепле түгел, дип белдерде. «Бу – безнең сәясәт нәтиҗәсе түгел, ә бәлки рус дөньясын җимерергә омтылган өченче илләр сәясәте нәтиҗәсе», – дип ассызыклады ул. Президент сүзләренә караганда, сугыш хәрәкәте һәрчак югалту һәм трагедияләр белән бәйле, ләкин алар котылгысыз икән, «иртәгәгә караганда бүген яхшырак». Ул, шулай ук, украиннарны элеккечә тугандаш халык дип санавын хәбәр итте.

Фото: © KREMLIN.RU
Фото: © KREMLIN.RU

Быел Кремль ел ахырында традицион рәвештә үтә торган берничә зур чараны үткәрүдән баш тартты. Әмма Оборона министрлыгы коллегиясе бу кыскартуга эләкмәде, һәм нәкъ менә шунда Путин илебезнең 2023 елда ничек яшәячәге турында сөйләде.

Төп юллама – махсус операция дәвам итә, куелган максатларга ирешү өчен дәүләт бернәрсәне дә кызганмаячак. «Финанслау буенча безнең бернинди чикләүләр дә юк. Армия ни сораса – ил, дәүләт барысын да бирә. Бетте», – дип ассызыклады ул.

Путин сүзләренә караганда, Россиянең хәрби мөмкинлекләре даими арта, һәм бу «процессны үстерү планлаштырыла». Атом-төш стратегик көчләрдә заманча үрнәкләр дәрәҗәсе 91%ны үтте: стратегик максатлардагы ракета гаскәрләрен «Авангард» заманча ракета комплексына коралландыру дәвам итә, якын арада кизүгә «Сармат» континентара баллистик ракеталар куелачак. «Киләсе елның гыйнвар башында «Циркон» диңгез базасының дөньяда аналогы булмаган гипертавышлы ракета системалары белән «Адмирал Горшков» фрегаты хәрби хезмәткә чыгачак», – дип хәбәр итте Путин.

Аның сүзләре буенча, параллель рәвештә Һава-космик көчләренең хәрби мөмкинлекләрен арттыру кирәк. Бомбардировщиклар һәм истребительләр һава һөҗүменә каршы оборонаның заманча системалары зонасында нәтиҗәле эшләргә өйрәнергә тиешләр. Ә пилотсыз очу аппаратлары барлык хәрби бүлекләрдә, взвод, рота, батальоннарда була торган әйберләр арсеналына керергә тиеш. Пилотсыз очу аппаратын бердәм разведка челтәренә кертергә һәм, сакланган каналлар аша, штаб һәм командирлар белән генә түгел, ә гади сугышчылар белән дә бәйләргә кирәк.

«Максат максималь рәвештә тиз билгеләнергә, һөҗүм итәр өчен исә мәгълүмат реаль вакыт режимында тапшырылырга тиеш», – дип ассызыклады Путин.

Ул, шулай ук, «иң заманча һәм югары дәрәҗәдә» армияне тәэмин итүне, шул исәптән, медицина аптечкалары, коры паек, форма, аяк киеме, саклаучы шлем, бронежилетлар һ.б. белән тәэмин итүне җайга салырга кушты. «Сугыш кырында вак-төяк була алмый... Сугышчыга кирәкле бар әйбер дә уңайлы һәм ышанычлы булырга, ә тәэмин ителеш реаль ихтыяҗдан чыгып хәл ителергә тиеш. Әгәр ниндидер ведомость нормативлары искергән икән, аларны алыштырырга кирәк», – дип фәрман бирде Путин.

Югары баш командующий Оборона министрлыгын гражданнар властьлары белән РФ хөкүмәте каршында төзелгән Координацион совет кысаларында активрак аралашырга чакырды. Һәм моңарчы күрелмәгән ярдәм чараларына җавап итеп, армия «тиешле нәтиҗә» күрсәтер, дигән өмет белдерде.

Хәер, махсус хәрби операциядә катнашучылар алдында 2023 елда нинди бурычлар торуы хакында Президент та, аның артыннан чыгыш ясаган Сергей Шойгу да аныкламады. Оборона министры белдергәнчә, яңа чакырулар хәрбиләр санын 1,5 млн кешегә кадәр арттыруны (бу – август аенда Путин Указы белән планлаштырылганнан 350 меңгә күбрәк) һәм өстәмә формированиеләр булдыруны таләп итә.

«НАТОның Россия чикләре янында хәрби потенциалын арттыру, шулай ук Финляндия һәм Швеция хисабына Төньяк Атлантика альянсын киңәйтү омтылышын исәпкә алып, Россиянең төньяк-көнбатышында тиешле гаскәрләр төркемнәрен булдыру буенча чаралар күрү таләп ителә», – дип белдерде Шойгу. Искәртеп үтәбез, Швеция һәм Финляндиянең НАТОга керүе махсус хәрби операциягә җавап йөзеннән буды. Украинада сугыш башланганчы, бу ике Скандинавия иле дә нейтралитет саклауны яклаган иде.

Владимир Путин оборна министры тәкъдимен хуплады. Армия реформасы финанслауны арттыруны таләп итәчәк, әмма, Путин сүзләренчә, илнең кораллануы икътисади корбаннар хисабына булган үткәндәге хаталарны хакимият кабатларга җыенмый.

«Без илнең милитаризациясе һәм икътисадны милитаризацияләү белән шөгыльләнмәячәкбез», – дип ышандырды ул. Инде салынган бюджет кысаларында (Финанс министрлыгы аны «соңгы берничә елда иң катлаулысы» дип атады) хәрби чыгымнар нәрсә хисабына артыр – хөкүмәткә моның буенча баш ватарга туры киләчәк.

Тик түрәләрнең маневр мөмкинлекләре зур түгел: президент, кешеләргә һәм социаль өлкәгә зыян китерерлек итеп бернәрсә дә эшләнмәячәк, дип вәгъдә бирде. «Гражданнар алдындагы барлык социаль йөкләмәләр дә үтәләчәк», – дип ассызыклады ул.

Путин Оборона министрлыгын барлык гражданлык инициативаларына игътибарлы булырга, шул исәптән, тәнкыйтьне исәпкә алырга, аңа дөрес һәм вакытында җавап бирергә өндәде. «Аңлашыла ки, кешеләрнең реакциясе эмоциональ булырга да мөмкин. Әмма, һичшиксез, булган проблемаларны яшермичә, аларны хәл итүгә үз өлешен кертергә омтылучыларны ишетергә кирәк», – дип белдерде ул.

Путин актив тәнкыйтьләнгән өлешчә мобилизациянең «кайбер проблемаларны» ачыклавын таныды, ләкин алар чишелә. Президент фикеренчә, алга таба армиягә чакыру системасы «заманча» итеп оештырылырга тиеш, һәм бу модернизация хәрби комиссариатларга гына түгел, гражданнар обонасы һәм территориаль оборонага да таләп ителә. Якын арада өстәмә мобилизация планлаштырылмавы турында президент тагын бер кабатлады. 150 мең кеше элеккечә үк полигоннарда тора, һәм «бу – махсус хәрби операция алып бару өчен җитәрлек резерв».