Казанның «Южный» сәүдә үзәгендәге җир асты парковкасында бер машинага ут капкан. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе белешмәсе буенча, янгын турында бүген 12.29 сәгатьтә хәбәр иткәннәр. Бинада автомат янгын сигнализациясе эшли башлаган.
Сәүдә үзәгеннән 2000 чамасы кеше үзләре чыккан. Зыян күрүчеләр юк. Сәүдә үзәге бинасына ут кабу куркынычы булмаган.
12.48 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Янгын сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.