Найти тему
Интертат

Ринат Рахматуллиннан күңелсез хәбәр: «Мин хәзер ялгыз»

Ринат Рахматуллин хатыны белән аерылышкан. Бу хакта ул «ТМТВ» телеканалында Лилия Кадыйрованың «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында әйтте.

«Мин хәзер ялгыз, Буада үзем генә яшим. Гаилә белән аралар өзелгән, чөнки ике кызым да Казанда яши. Кызларым белән элемтәләрне өзмим. Олы кызым күптән кияүдә, икенче оныгыбыз туды.

Миңа алга барырга кирәк, бер җирдә туктап тора торган кеше түгел бит мин. Хәзер миңа гаилә ягын карарга, мәхәббәтне дә яңартырга кирәк. Хәзерге вакытта иҗатымны, тормышымны, күңелемне аңлаучы кешем бар. Тиздән яңа клибым чыгачак. Бу клипта барысын да яктыртачакбыз.

Балалар бу хәлне адекват кабул итте. Нишлисең инде?! Алар өчен мин һәрвакыт әти булып калам. Мин аларны язмыш кочагына ташлап китмәгән бит. Аларга һәрвакыт ярдәм итеп торам. Кечкенә кызым (17 яшь) белән күбрәк аралашам. Хәлемнән килгәнчә аңа ярдәм итеп торам», – дип сөйләде җырчы.

Җырчы ялгыз булуы турында «ТМТВ» каналы видеосында 20.15 минутта сөйли башлый.