Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Зифа Нагаева тормыш иптәше белән бергәләп диңгезгә очкан. Ул Төркиядәге ял мизгелләрен тәфсилләп сөйләп, социаль челтәрләрдә күрсәтеп бара.
Җырчы Марат Шәйбәков аның сторисларын бик җентекләп караган да, Төркиядә ял итү Зифа апаның иренә аеруча да ошый, дигән фикергә килгән.
«Зифа апа, Шәйхенур видеоларда гел түтәйләрне карап йөргән кебек төшә. Күзе таладыр инде», – дип, үзенә дә язып җибәргән.
Зифа Нагаева да югалып калмаган. «Ю-ю-юк, талмый, күз даруы салгалап торам», – дип җавап кайтарган ул аңа.
Зифа Нагаева тормыш иптәше белән танышу һәм кавышу тарихы турында «Интертат»ка интервьюда сөйләгән иде.
- Зифа Нагаева: «Эстрададагы цирк вакытлыча күренеш булыр, дип өметләнәм»