Найти тему
Интертат

Разил Вәлиевнең туган авылыннан репортаж:«Аның кебек шәхесләр дөньяга кирәкме? Бик кирәк»

«Йорттагы бүлмәмнең тәрәзәсе зиратка карап торсын, дидем»

Иҗат әһеленең асылын, аның булмышын беләсең килсә, ул туып үскән газиз ватанына кайт икән. Разил абыйның туган авылы Түбән Кама шәһәреннән 18 чакрым ераклыкта урнашкан. Без кайтып төшкәндә, авыл халкы мәдәният йорты каршында гармуннары, җыр-моңнары белән каршы алды. Талантларга бай авыл, дип ишеткәнем шул мизгелдә үк рас булды: Ташлык халкы мәдәниятле дә, әдәбиятлы да икән.

Шушы урында мин Разил Вәлиев белән әңгәмәмне тәкъдим итәсем килә. Шагыйрьдән мин: «Нигә соң бер авылдан 57 гармунчы, Алмаз, Айдар Хәмзиннар, Разил Вәлиевләр чыккан, ә башка бер авылда кайчак бер гармунчы да табып булмый, моның сере нәрсәдә?» – дип кызыксындым.

– Шундый талантлы халык кайдан килеп чыккан икән дип үзем дә уйланганым бар, – дип җаваплады Разил Вәлиев. – Сәбәбе, бәлки, шундадыр: безнең як халкы бик тә мәгърифәтле булган. Мәгърифәтле булу китап уку гына түгел, андый кеше әдәбиятка, сәнгатькә гашыйк, китабын да укый, җырлый, бии, сәнгать, тарих мәсьәләләре белән дә шөгыльләнә. Риваятьләргә караганда, безнең күршедә генә урнашкан Зәй тамагы авылында төрки-татар шагыйре Кол Гали туган, шунда җирләнгән, ди. Моны дәлилләүче документлар юк, бу турыда Таҗетдин Ялчыгол язып калдырган.

Таҗетдин Ялчыгол безнең күрше авылда имам булган, мәчет салдырган, аның шәкертләре бик күп булган, безнең авылдан да шәкертләре булгандыр инде. Ташлык һәрвакыт мәдрәсәле, мәчетле авыл саналган.

Һәр елны авылыбыз урамнары буйлап ярышлар була: спорт, бию, җыр, шигырь сөйләү һ.б. Аларны Алмаз Хәмзинның бертуган энесе Айдар Хәмзин оештыра. Бик булдыклы егет, әдәбият, сәнгать, тарихка якын кеше. Бер-берсеннән өйрәнеп, бер-берсеннән үрнәк алып, көнләшә-көнләшә, авыл гөр килеп яши. Атна саен Айдар Хәмзин безнең китапханәдә төрле түгәрәк өстәлләр, очрашулар үткәрә. Ниндидер вакыйганы ала да, шуңа бәйле фильмнар, документлар табып, авыл халкын җыеп, безнең якның тарихы, илдәге һәм республикадагы вакыйгалар, әдәбият-сәнгать өлкәсендәге яңалыклар турында фикер алыша.

Бу – бүген генә барлыкка килмәгән, электән килгән гадәт. Шундый җыеннар, очрашулар безнең авылны гомер-гомергә дәртләндереп торгандыр. Мондый җыеннар халыкны әдәбият-сәнгатькә якынайта.

Безнең авылда шигырь язмаган кеше бик сирәк, җырламаган, биемәгән, гармунда уйнамаган кеше юктыр. Авылыбызның суы шундый микән инде... Табигатькә дә бездә мөнәсәбәт бик сак.

– Авылыгызны шулкадәр мактадыгыз, Разил абый. Шунда күченеп кайтмас идегезме? Хәзер авыл җирлекләрендә бөтен уңайлыклар бар, дигәндәй...

– Дөнья хәлләрен белеп булмый, алай да булырга мөмкин. Туган авылым миңа бик якын. Минем аннан киткәнем дә юк: бертуган энем Рәмзил төп йортта үзенең гаиләсе белән яши. Анда минем үземнең бүлмәм бар, язу өстәлем, ятагым, китапханәм урнашкан. Ул йортка һәрвакытта туган өемә кайткан шикелле кайтам, күршедә генә әдәбият-сәнгать әһелләре бүлмәсе бар. Безнең авылга Туфан ага Миңнуллин, ай саен ук булмаса да, елына берничә мәртәбә кайта иде, Илһам ага да, безгә кайтканда, шул йортта торган иде.

Йортыбыз халкыбызның бик күп мәшһүр затларын күрде, шуңа күрә минем йортым бик күпләр өчен таныш, кадерле.

Мин анда беркайчан да күңелсезләнеп утырмыйм. Анда кайткач, үзеннән-үзе каләм белән кәгазь пәйда була, авылга кайткач, язмыйча киткәнем юк. Шундый иҗади бүлмә ул. Йортны энекәш белән бергәләп салдык: ул салды, мин булыштым. Бүлмәмне сайлаганда ук, энемә: «Бүлмәмнең тәрәзәсе зиратка карап торсын», – дидем. «Абый, ничек инде ул? Зиратка карап торгач, бик моңсу була бит. Үлем, үлгән кешеләр турында искә төшереп торачак», – дип аптырады Рәмзил. «Зиратка караган саен, үлгән кешеләр турында түгел, авылыбыз, нәселебез тарихы, әби-бабаларыбыз турында уйланырга тиеш. Күз алдымда алар җанланган шикелле була», – дип аңлаттым.

Тәрәзәсе инешкә караган бүлмәне дә алган булыр идем, әмма зиратка карагач, мин телимме-теләмимме, нәсел җебе турында уйлыйм, уй мине уйларга мәҗбүр итә. Аннан соң уйланган уйлар кәгазьгә төшә.

Җырлар иҗат итү турында: «Минем рухыма туры килә торган композиторлар бетте»

– Җырларыгызның күбесен Рәшит Абдуллин белән бергә иҗат иткәнсез. Аның белән иҗат тандемыгыз ничек туды?

– Шактыен, дип әйтер идем. Иң актив эшләгән композитор Рәшит Абдуллин булды. 1972 елда мин Мәскәүдәге Әдәбият институтын тәмамлап, Казанга кайтып, «Ялкын» журналында эшли башладым. Көннәрдән бер көнне Шамил Закиров минем янга килде дә: «Разил, сиңа бер тәкъдимем бар. Казан горнизонында Рәшит Абдуллин дигән яшь егетебез хезмәт итә, ул җырлар яза. Әйдә, мин сезне таныштырыйм әле, аның яңа гына язган бер көе бар, синең белән шул хакта сөйләшәсе килә», – диде. Мин ул вакытта Илһам Шакиров соравы буенча «Бер алманы бишкә бүләек», «Дулкын», «Таң җыры» җырларын язган идем. Шуңа күрә Рәшит миңа мөрәҗәгать иткәндер дә…

-2

Шулай итеп, Рәшит Абдуллин минем янга килде, Матбугат йортында үзенең көен уйнап күрсәтте. Көе шактый кызыклы, ләкин катлаулы иде. «Синең ритмика һич кенә дә традицион шигырьгә охшамаган, ничек шигырь язармын икән мин», – дигән идем аңа... Утыра торгач, Рәшитнең музыкасын тыңлап, шигырь яздым. Шулай итеп, «Төсле җыр» дигән җырыбыз туды. Аны Ренат Ибраһимов, Рәшит җитәкләгән «Сәйяр» ансамбле, Рафаэль Сәхәбиев җырлады. Җырлаучылар күп булды.

Ни өчен аның белән күп иҗат иттем? Чөнки аның «иҗат җене» миңа бик якын иде. Ул шулкадәр иҗатка бирелгән кеше: ризык, акча турында да уйламый, аның бөтен уенда иҗат кына иде. Ул минем янга гел бер фикер белән килә: «Разил, әйдә, шундый җыр языйк әле», – дип әйтә иде. Нәрсә турында дигәч: «Мин сиңа уйнап күрсәтәм, нәрсә турында икәнен уйларсың», – дип әйткәне хәтердә.

«Нәрсә турында» дигәннән, бер кызык вакыйга искә төште. Арслан Батыршин дигән үзешчән композитор бар иде, заманында популяр булды ул. Ул да минем янга килеп: «Разил, әйдә, бер җыр языйк әле», – ди. «Нинди җыр?» – дип сорагач: «Мин көй яздым, минем музыкам Ленин турында», – ди. Ленинны уйлап, музыка язган икән ул. Билгеле, мин ул көйгә шигырь яза алмадым...

Соңгы вакытларда җырларны аз яза башладым, чөнки минем рухыма туры килә торган композиторлар бетте. Луиза Батыр-Болгари, Резедә Әхиярова, Фасил Әхмәтов, Мирсәет Яруллин, Рөстәм Яхин, Шамил Тимербулатов белән шактый җырлар иҗат иттек. Әмма ләкин миңа иң якыны – Рәшит Абдуллин булды. Без аның белән көн саен диярлек аралаша идек, мин аның нәрсә уйлаганын, нәрсә уйлаячагын белә идем. Аның белән без әниләр, мәхәббәт, бу дөньяда булган хәлләр, вазгыять турында яздык. Рәшитнең рухы миңа бик якын булды.

Җыр дөньясына беренче тапкыр алып кергән кеше Илһам абый Шакиров булды. Әдәбият институтында укыганда иҗатыма юнәлеш бирүче кешеләрнең берсе атаклы шагыйрь Лев Ошанин иде. Җыр дөньясына шушы 2 кеше алып кереп китте. Шуннан соң иҗат итүдән туктап булмады.

– Элек җырларны худсовет аша үткәргәннәр. Сезнең дә фикерегезне беләсем килә, худсоветны кайтару кирәкме?

– Яңа законнар буенча худсоветны элекке шикелле үк эшләтеп булмый. Элек ул партия заманы да иде, худсоветның карары – катгый карар, закон шикелле кабул ителде. Минемчә, сәнгатебезгә худсовет бик тә кирәк. Әгәр җитәкче сәнгать советын оештыра икән, теге яки бу җырны эфирга чыгару-чыгармауны хәл итеп, җитәкче тәкъдимне хуплый икән, бу эшне тәртипкә салырга була. Худсоветлар бүгенге көндә оеша, әмма аларның карарлары үтәлми. Моны үтәр өчен, җитәкчеләрнең җитди мөнәсәбәте кирәк. Бу яктан караганда эшлисе эшләр бик күп.

«Депутатлыктан киткәч, дуслар да сирәгәйде»

– Разил абый, депутатлыктан киткәч, элекке дуслар дус булып калдымы?

– Берничә тапкыр хастаханәдә ятып чыгарга туры килде, менә шул вакытта күзләрем ачылды да инде: дус белән дошманны, дөреслекне ялганнан аерырга өйрәндем. Депутатлык чорында ничә дистә дус булып йөрүчеләр булгандыр, әмма аннан соң алар бик сирәгәйде. Мин гаиләнең, туганнарымның, якыннарымның төп терәк икәненә ышандым, инандым, – диде әңгәмәдәшем.

Разил Вәлиев музеена сәяхәт: «Кечкенә генә музейга никадәр күп мирас сыйган»

Разил абый Вәлиевнең 75 яшьлек гомер бәйрәме авыл җыенын хәтерләтте. Шагыйрьнең юбилее туган авылында узачагы турында ишетеп, аның белән бер мәктәптә укыган чордашлары, Түбән Кама һәм якын-тирә авылларда яшәүче каләмдәшләре, район оешмасы җитәкчеләре һәм иҗтимагый хезмәтләрендә һәрчак Разил Вәлиевнең ярдәмен тоеп эшләүче кешеләр җыелган иде. Разил абый һәм Ташлыкка кайткан кунакларны шагыйрьнең җырларын җырлап, чәкчәк белән каршы алдылар: «Сөюем – бәхеткә илткән юл… Сагышлы шатлыктан тора ул». Җыр-моңга рәхәтләнеп без дә, Разил абый да кушылды. Шагыйрьнең туган авылына җырлап кайтып кердек.

-3

Шуннан соң Разил Вәлиевнең музеена кердек. Авыл халкы әйтүенчә, музей 2010 елның 5 маенда ачылган. Ул туган якны өйрәнү музее, китапханә белән бер түбә астында урнашкан. Шушы кечкенә генә музейга никадәр мирас сыйган дип, исләрем-акылларым китеп карап тордым. Разил абыйның шәхси архивыннан фотоларга сокланып карап торган арада, экскурсовод биредә ниләр сакланганын сөйләргә кереште: Разил абыйның әнисе Таһирә апаның туй күлмәге бар, 1938 елда Исмәгыйль абзыйга кияүгә чыккан вакытта ул шул күлмәктән булган. Разил абый беренче шигырьләрен бастырган язу машинкасы да тора иде.

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина
Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

Экспонатларның иң борынгысы булып 136 ел элек Парижда ясалган сәгать санала. Аны Разил абыйның әтисе Исмәгыйль абзый Ширәмәт базарында ике пот икмәккә алыштырып кайта. Сәгать янында Разил Вәлиевнең нәсел агачы – шәҗәрәсе урын алган. Аны галим Таһир Кәримов төзегән, рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккаш ясаган.

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина
Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

Бер почмакта Разил абыйның яшьлек дусты – гармун урын алган. Аның гармунчы булуы минем өчен көтелмәгән яңалык булды. Фотосурәтләргә карап, Разил абый: «Иң мөһиме – Ркаил Зәйдулла бар», – дип елмайды рәискә. Шулчак Газинур Морат: «Музей экспонатына әйләнәсең, Ркаил», – дип төрттереп куйды. «Надир Дәүләт дә монда кайтты, бездә мунчалар керде», – дип сүзен дәвам итте Разил абый.

-6

Каршы як диварда Алмаз Хәмзинның гаилә фотосурәтләре эленеп тора иде, чөнки ул – Разил абыйның авылдашы гына түгел, сыйныфташы, партадашы хәтта.

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина
Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

«Минем укытучылар да гел шәп булды, – ди Разил абый. – Туган авылым Ташлыкта – башлангыч мәктәптә дә. Андагы укытучыларымның берсе – Алмаз Хәмзинның әнисе Разия апа. Күрше Шәңгәлчедә дә. 9–11 классларны Түбән Камада укыдым. Ул чакта өр-яңа шәһәр бит инде. Безнең мәктәптә бик тә романтик рухлы укытучылар җыелган иде. Кызык шәхесләр. Гыйлем кешеләр – һәркайсы профессор шикелле. Бер Зыятдин Җәләлиевне генә алыйк. Физика укытты ул. Менә дигән спортчы үзе. Искиткеч шәп җырлый, искиткеч шәп итеп баянда уйный. Хор оештырып, Салих Сәйдәшевнең булган бөтен җырларын өйрәтеп бетерде безгә. Башка мәктәпләргә барып концертлар да куеп йөрдек хәтта. Алмаз Хәмзин – хорда җырлый, ә мин – солист! 8 метрлы стена газетасы чыгардык. Радиоузелга кадәр булды – һәр тәнәфестә шунда кереп тапшырулар алып бардык», – дип искә алды шагыйрь, фотосурәтләргә карап, яшьлек елларын.

Әйе, музейда кысан. «Мин аларга 3000нән артык китабымны бүләк иттем. Тагын бүләк итәр идем, урын җитми», – диде Разил Вәлиев, бу мәсьәләгә игътибар итеп. Авылдашлар киләчәктә музейны киңәйтү турында фикер алышты. Алла боерса, бу эш тә барып чыгар.

Ташлыкның китапханәсе, музее, бакчасы, мәчете, мәдәният йортын булдыруы турында: «Халык белән эшләүче чын депутат ул»

– Мин 6 тапкыр депутат булып сайландым, – дип сөйләвен дәвам итте Разил абый. – 4есе – үзебезнең районнан. Депутат булганда ярдәм кулы сузган кешеләр – Алмаз Хәмзин һәм Рөстәм Ганиев. Алмаз белән без йөрибез, йөрибез, Алмаз сөйли, мин сөйлим... Соңыннан апалар бөтенләй аптырашка калды: «Сезнең кайсыгызны сайларга соң?» – диештеләр.

-8

Разил абый телгә алган «Шинник» спорт комплексы директоры, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Камадагы оешмасы җитәкчесе Рөстәм Ганиев миңа тәфсилләп аңлатып бирде: авыл уртасында хәтта шәһәр халкы да хыяллана алмас – медицина үзәге, спорт һәм бию залы булган «Таңсылу» балалар бакчасы, икенче катында башлангыч мәктәп класслары, үзешчән сәнгать түгәрәкләре өчен җайлы бүлмәләре булган мәдәният йорты урнашкан. Урамның икенче ягында мәһабәт таш мәчетнең манарасы күренде. Аның янәшәсендә – китапханә, музей. Койма аръягында – олы буа. Болар барысы да Разил Вәлиев ярдәме белән булдырылган икән.

-9

Разил абый гына түгел, билгеле, аның энесе Рәмзил Вәлиев, Рөстәм абый үзе һәм башка ярдәм иткән бик күп кешеләрне телгә алырга кирәк булыр.

Разил абыйның шушы яхшылыклары турында белдем дә, аңа чыннан торып сокландым. Аңа хөрмәтем икеләтә-өчләтә артты. «Афәрин!» дими, ни диярсең? «Яхшылык эшлә дә суга сал» диләр бит, бу мәкаль нәкъ аңа туры килә.

Ташлык авылы мәчетеФото: © Зилә Мөбәрәкшина
Ташлык авылы мәчетеФото: © Зилә Мөбәрәкшина

Ташлыкның тагын бер истәлекле урыны – чишмәсе бар. Зур хәрефләр белән «Ташчишмә» дигән язу астына: «Чишмә Раиф һәм Разиф Әхмәдиевлар ярдәме белән 2015 елда төзекләндерелде», – дип тә өстәп куелган. Чишмәнең суы тәмле, әйтүләренә караганда, дәвалы да икән, чишмәнең составына кадәр язып куелган! (аны профессор Азат Зыятдинов анализлаган булган. – авт.)

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина
Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

– Ташлык кырындагы тау астыннан агып ятучы чишмә суын авыл халкы гомер-гомергә яратып эчте, – дип аңлатты Рөстәм Ганиев. Бервакыт Разил абыйның: «Их, бу чишмәне матурлап төзекләндерәсе иде», – дигән сүзләрен ишеткәч, авылдашлары – бертуган Раиф һәм Разиф Әхмәдиевлар моны тормышка ашырырга ниятли. Хәзерге вакытта Казанда яшәүче эшмәкәр Раиф акчалата ярдәм итсә, лаеклы ялга чыкканчы эретеп ябыштыручы булып эшләгән төзелеш остасы Разиф, авылдашлары ярдәме белән, барлык төзекләндерү, бизәү эшләрен башкарып чыга. Шунысын да әйтергә кирәк: алдан бу эшләрнең проектын төзүдә Түбән Каманың баш архитекторы Фирдәвес Хановның ярдәме зур була.

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина
Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

– Авылда калучылар бармы соң? – дип кызыксындым Рөстәм абыйдан.

– Тимер аты булганнары шәһәргә машинасы белән барып эшләп йөри. Мин үзем Ташлыкта торам, машинам белән шәһәргә 17 минутта барып җитәм. Шәһәрдәге гараждан машина алып чыкканчы шул ук вакыт үтә. Шәңгәлче авылы – Ташлыктан бер чакрымнан артык ераклыкта. Гамил Әсхәдулла, Зөлфәт Хәким, Рафаэль Сәхәбиев шушы авылдан була инде. Сезнең кебек иҗат кешеләренә рәхәтләнеп торырга була, монда иҗади мохит бар.

Бөтен җирдә теләк кирәк! Разил Исмәгыйлевич кебек депутатлар аз. Ул безне һәрчак юллап җибәрә. Депутат булганда халыкны кабул итү вакытын да калдырмаска тырышты, авырып яки командировкада булып калса гына. Халык белән эшләүче чын депутат ул, – дип аңлатты Рөстәм Ганиев.

Авылы өчен җанатып торган, Ташлыкның иң актив кешеләренең берсе Айдар Хәмзин да кунакларны каршы алып, озатып йөрде. Бер урында тик утырмый торган Айдар абый шушы көннәрдә китап чыгару эшләре белән мәшгуль: «Китапка Ташлык авылы мәзәкләрен, шагыйрьләрен, гармунчыларын, җырчыларын кертмәкче булам. Безнең авылда 60лап шагыйрь җыела», – диде ул.

«Иң зур теләгем – исән-сау булу»

Ул көнне программа бик тыгыз иде – өлгер генә! Баштан Ташлык авылы мәдәният йортында шагыйрьнең 75 яшьлеге уңаеннан оештырылган әдәби-музыкаль кичәсе узды.

-13

«Разил абыйның сәламәтлеге какшап киткәч, авыл халкы дога кылды. Разил абый чыгышында да: «Минем бөтен әйберем бар, сез миңа сәламәтлек теләгез», – диде. Разил абыйның сүзе эчкә кереп калды. Шул вакытта күзләргә яшь тулды, тагын бер кат Аллаһы Тәгаләгә дога кылып куйдым. Алланың рәхмәте, Разил абый үзе җиткезгән бинада юбилей кичәсен үткәрә. Болар барысы да – Аллаһы Тәгаләнең биргәне. Аңа хөрмәт йөзеннән, Аллаһы Тәгалә шундый бик матур, аяз, кояшлы көзге көн бирде. Мәчеттә кылынган догаларыбыз барып җитте, шөкер. Разил абыйга киләчәктә матур картлык телибез», – диде, юбилярны котлап, Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов.

– Хәлләрегез ничек, исән-имин генә килеп җиттегезме? – дип сорадылар Разил абыйдан.

– Аллага шөкер, көнне шулкадәр матур итеп ясап куйгансыз. Мондый кояшлы көнне туган ягыңа кайту – икеләтә бәйрәм. Кәефләребез бүгенге көн шикелле – бик яхшы, – диде Разил абый.

Юбилей уңаеннан очрашулар Түбән Каманың «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында дәвам итте. Укучылар Разил абыйга берсеннән-берсе кызыклы сораулар әзерләгән. Менә мәсәлән, вакыт машинасы турындагы сорау:

– Синең шигырең укучыларга барып җитсә, шуннан да зуррак куаныч юк. Никадәр яхшы язсаң да, әгәр ул укучылар күңеленә барып җитми икән, зур куаныч түгел. Иң яраткан шагыйрем Һади Такташ булды. Вакыт машинасы булса, мин аның белән янәшә утырып, серләшәсем, гапләшәсем килер иде.

Күренекле драматург Туфан Миңнуллин «татар язучысының төп темасы – милләт, туган тел язмышы» дип әйтә иде. Яшь язучыларны шушы проблемалар борчысын иде. Сез монда беренче адымнар ясыйсыз. Адымнарыгыз нык, ышанычлы булсын. Мәктәпне укучылар, укытучылар, коллектив мәктәп итә. Сез нинди – мәктәп шундый була. Сез – бу мәктәпнең данын арттырырга тиеш укучылар.

«Иң зур теләгем – исән-сау булу», – диде Разил Вәлиев һәм кунаклар өчен каралган китапта теләкләрен язып калдырды. Шулай ук, мәктәптә Разил Вәлиев исемендәге премия дә тапшырылды.

Ркаил Зәйдулла: «Разил абый депутатның кем икәнен белә!»

Үзәк китапханә һәм «Апуш» балалар үзәк китапханәсе буйлап экскурсиядән соң, Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә Разил Вәлиев елы дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау буенча Татарстан язучылары катнашында түгәрәк өстәл утырышы булды.

-14

Түгәрәк өстәлдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, халык шагыйрьләре Марсель Галиев, Газинур Морат, язучы-драматург Хәбир Ибраһимов, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин, Түбән Кама районы башлыгы һәм шәһәре мэры Рамил Муллин, Түбән Кама районы Башкарма комитеты мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөбарәкшина, районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айзат Мәхмүтов, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Камадагы оешмасы җитәкчесе Рөстәм Ганиев, Үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсе җитәкчесе Гөлназ Арсланова һ.б. катнашты.

-15

– Разил абый белән бик яшьли – 14 яшьтә, 7нче сыйныфта укыганда танышкан идем, – дип чыгыш ясады Ркаил Зәйдулла. – Казанга килдем дә, шигырьләремне шагыйрьләргә күрсәтергә булдым. Хәзерге Татмедиа бинасына кердем. Ул вакытта милиция дә, вахтер да юк иде. Иркенләп кереп киттем. Карап йөрим, бөтен бүлмәнең ишеге бикле. 9нчы катка менеп җиттем: бер бүлмәнең ишеген төрткәч, ишек ачылып китте. Күрәм: сакаллы, күзлек кигән кеше язып утыра. Исәнләштем, үзем белән таныштырдым. Шигырьләрем язылган калын дәфтәр чыгарып салдым. «Бөек шигырьләр язганым», – дип уйлыйм үземчә.

Шигырьләргә караганчы, ул кеше миңа гаҗәпләнеп карады: «Ял көне бит бүген», – ди. «Булса соң. Язучыларның ял көне бардыр, дип уйламый идем», – дим. «Минем монда эшләп утырганны кайдан белдең?» – дип сорый шул кеше. Язганда ялгызлык кирәк: аларның фатиры кечкенә, гаилә дә бар... Разил абый, эш бүлмәсенә килеп, «Иске сәгать дөрес йөри» һ.б. повестьләрен язып утыра торган булган икән.

Шуннан бирле без Разил абый белән таныш. Разил абый – бик тапкыр, үткен телле кеше. Бервакыт пандемия вакытында театрның буфетында очраштык. Мин тешне алдырган идем – олыгайгач була торган хәл ул. Битлек кидем. Разил абый миңа карап торды да: «Үзең тешсез, йөзеңдә битлек. Чын депутатка әйләнеп барасың», – диде. Ә ул депутатның кем икәнен белә! – диде берлек рәисе.

Факил Сафин: «Чаллыдагы язучылар Разил абыйны җитәкче итеп таныды»

Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин:

-16

– Разил абый – халкыбызга чын-чынлап тәэсир иткән зур шәхес. 8 ел элек мин Чаллы язучылар берлеген җитәкли башладым. Бүгенге көндә дә Разил абыйны үзебезнең җитәкчебез итеп тоябыз. Оешма 1980 елның 30 гыйнварында – СССР вакытында төзелгән, рәисе дә сайланган иде. Эдуард абый Касыймов 4 ай эшләргә маташты, аңа язучылар бер генә көн дә тыныч эшләргә ирек бирмәделәр. Аның өстеннән килгән шикаятьләрне санап тормыйм... Аптырап, Язучылар берлеге дөньяны күргән, белемле, яшь кенә Разил абыйны Чаллыга дикъкатьле язучылар каршына җибәрә.

Разил абый шуларны оештырып, 4 ел җитәкче булды. Алар аны җитәкче итеп танып, гаҗәеп зур эшләр башкарды. Разил абый шул чорда Чаллы язучылар оешмасын ныгытып та калдырды. «Каты» кешеләр белән дә уртак тел таба алды ул. Разил абыйның иҗаты татар әдәбиятында, татар халкында сүнмәс-сүрелмәс рухи ихтыяҗны канәгатьләндерә торган бик кирәкле күренеш булып мәңге яшәр, – диде.

Разил Вәлиев: «Туган якка кайту – күңелем эше генә түгел, җан эше»

Разил абыйның туган ягына кайтуыннан шатлыгы эченә сыймаган иде – үзе әйтмешли, йөрәге еш-еш типте:

– Иртән хатыным Алия: «Син бүген Түбән Камага барасыңмы?» – дип сорады. «Бармыйм шул», – дим. «Ничек бармыйсың?» – дип гаҗәпләнде ул. «Кайтам», – дидем. Туган якка кайту – күңелем эше генә түгел, җан эше. Минем өчен Түбән Каманың үзәге – Габдулла Тукай исемендәге китапханә һәм театр. Кайчан кайтсам да, иң элек, шушы китапханәгә киләм.

-17

Китапханәчеләр, укытучылар – минем өчен иң якын кешеләрнең берсе. Һәрвакыт Туфан ага Миңнуллинны мисал итеп китерәм. Аның әйтә торган сүзе бар иде: «Язучы өчен төп тема – милләт язмышы. Әгәр дә ул милләт язмышы турында кайгыртмый икән, ул чын язучы түгел», – дип әйтә иде. Китапханәчеләр, укытучылар, мәгърифәтчеләребез дә, төп эшләре итеп, милләт язмышын кайгыртсын иде. Милләтебез булмаса, безнең нәрсәгә кирәгебез бар? Туган телне саклау өчен татар теле, әдәбияты укытучылары кирәк. Безнең бүгенге көндә милли мәгариф системабыз бармы? Сез ул турыда барыгыз да бик яхшы беләсез. Балаларга татар теле, әдәбияты укытмыйбыз икән, гаиләдә сөйләшмибез икән, киләчәктә язучыларыбыз, шагыйрьләребез, мәгърифәтчеләребез кайдан килеп чыгар?

Мәктәп булмый икән – туган тел булмый, дигән сүз. Туган тел булмый икән – әдәбият, шигырь булмый. Шигырь булмый икән – җыр булмый. Кеше туган телен белми икән – театр булмый. Әдәби телне белми икән – телевидение, радио булмаячак. Ул вакытта инде милләт тә булмаячак...

Тел мәсьәләсе кайбер кешеләргә гади кебек, әмма гади түгел икән шул. Шуңа күрә телебезгә бик тә сак карарга, үзебездән мөмкин булган кадәр өлеш кертергә тиешбез. Дөрес, бик күп нәрсә бездән генә тормый. Бездән торган нәрсәләр дә бар. Әлеге дә баягы – балаларны татар гореф-гадәтләренә, татарча сөйләшергә өйрәтү, татарча тәрбияләү бездән тора. Әгәр дә кеше: «Ә мин милләтне саклау өчен нәрсә эшләдем?» – дип үз-үзенә сорау бирсә, милләтебезнең язмышы яхшы якка үзгәрер иде.

-18

Укытучыларның хәлләрен бик яхшы аңлыйм: атнага 1-2 сәгать дәрес укытып кына, балага тел, иман иңдереп булмый. Укытучы укучысының иң якын дустына әверелергә тиеш.

Минем өчен дөньяның үзәге – Түбән Камада, Ташлык авылында. Туган ягыңа шундый мөнәсәбәт булганда гына туган як турында язып та, сөйләп тә, аның өчен эшләр дә эшләп була. Түбән Каманың киләчәгенә ышанам. Әле эшлисе эшләребез күп. Шәһәребезгә яңа җитәкче килде – ул Мөслим төбәген гөлбакча иткән кеше. Мөслимгә барып сокланмыйча кайтмаган кешене күргәнем юк. Шуңа күрә, Түбән Кама да Мөслим шикелле гөлбакча булыр, матур булыр, киләчәге якты булыр дип ышанам, – диде ул китапханәдә.

«Кирәк алар һәм бар алар: фидакяр, тырыш, талантлы Разил абыйлар!»

Разил Вәлиев белән туган ягында очрашуның соңгы ноктасы – «Еллар аша сөйләшү» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәсе иде.

– Кулымнан килгәнне барысын да эшләргә тырыштым. Ләкин мин аны беркайчан да үземә дан өчен, нәрсәдер күрсәтер өчен эшләмәдем. Мин бары тик бурычымны гына түләдем, чөнки мин авылдашларым, туганнарым, халкым һәм республика алдында бурычлы. Әгәр мин сезнең каршыда басып торам, мине зурлыйлар икән, димәк, минем бурычым бик зур. Кылган гамәлләрем шушы бурычларны түләүдән тора, – диде Разил Вәлиев, барлык кешегә дә рәхмәт әйтеп.

-19

Бер кыска гына мәзәкне дә сөйләп үтте ул:

Татарстан Дәүләт Советында сессиядән соң, тәнәфес вакытында Минтимер Шәрипович: «Тагын интервью бирәсеңмени, Разил?» – дип сораган. «Президент бит. Катып калдым, нәрсәдер җавап бирергә кирәк бит. Минәйтәм, минем бүтән бирер әйберем юк бит, интервью бирәм инде!» – дигән Разил абый.

-20

Разил абый кебек шәхесләр дөньяга кирәкме? Бик кирәк. Акча, байлык дип котырган кешеләргә гыйбрәт өчен, «милләт» дип сөйләп йөреп тә, үзе өчен генә яшәгән икейөзлеләргә үрнәк өчен, рәхәттән тиреләре калынайган әфәнделәргә «мондый кешеләр дә бар икән бит» дип, бер сискәнер өчен. Кирәк алар һәм бар алар: фидакяр, тырыш, талантлы Разил абыйлар!

  • Разил Исмәгыйль улы Вәлиев – язучы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2007), Татарстанның Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы. Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы (2017). Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы. Ингушетия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. 40тан артык китап, 4 пьеса, 200дән артык җырлар авторы.
  • 1990 елдан Разил Вәлиев – Татарстанның халык депутаты, 2000 елдан ТР Дәүләт Советында Мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр буенча даими рәисе булып хезмәт куя, 2008 елдан Халыкара ПЕН-клубының Татар ПЕН-үзәге президенты булып тора.