Найти тему
Интертат

Россиядән Төркиягә дәваланырга килгән үсмер һәм аның анасы җир тетрәгәндә һәлак булган

Рязань шәһәре 1нче мәктәбенең 7нче сыйныфында укучы Алим Каблан һәм аның анасы Эйлем Төркиядә җир тетрәү вакытында һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ каналы мәктәпнең сайтына сылтама белән яза.

Үсмер малайны Төркиягә дәваланырга алып баралар, нәкъ шул чакта бәла-каза килеп чыга. Ана белән бала исән кала алмый.

«Алим сыйныфташларының хәтерендә күңелле, ачык, мәрхәмәтле егет булып истә калыр», – дип язылган shkola1.edu.ru сайтында.

  • «Әнисе үлә, әтисе телсез кала». Төркиядә нәни кызны әтисе 35 сәг кочаклап торып коткарган
  • Җир тетри башласа, кая качарга?
  • Җимерелгән бина хәрабәләре астында калган кеше күпме вакыт исән була?

С подпиской рекламы не будет

Подключите Дзен Про за 159 ₽ в месяц