Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Пенсиягә чыгу яшен кире кайтармакчылар

Фото: vladtime.ru
Фото: vladtime.ru

Элекке пенсия яшен кире кайтару мәшгульлек хезмәтен бушатырга һәм эшсезлек буенча түләүләргә чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Санкт-Петербургның Законнар чыгару җыелышы депутаты Оксана Дмитриева фикеренчә, ул үзенең хезмәттәше Сергей Трохманенко белән әлеге башлангычны урындагы парламент каравына керткән.

Депутат фикеренчә, элекке пенсия яшен кире кайтару кризис чорында кешеләргә ярдәм итүнең нәтиҗәле чарасы булачак. "Бу кризис вакытында традицион ярдәм чарасы — пенсия алды яшендәге кешеләргә лаеклы ялга вакытыннан алда чыгу мөмкинлеге бирү", - ди Дмитриева.

Депутат фикеренчә, эш бирүчеләр яшь буенча үзизоляциядә булырга тиешле хезмәткәрләрне тотмаячак. Аларны түләнмәгән ялларга озаталар, эшсезлек буенча пособиене арттыралар. "Бу проблемаларны өлешчә хәл итү өчен өлкән яшьтәге кешеләргә пенсия алу мөмкинлеге бирү яхшырак түгелме? Хәтта идарә итү күзлегеннән дә бу предприятиеләрне кредитлау схемасына караганда җиңелрәк булачак", - дип раслый Дмитриева.

Депутат, шулай ук, кризистан соң пенсия алды яшендәге кешеләрнең эшкә кайта алмаячагына игътибар итте. Ә бу шартларда пенсиягә җибәрү кризис чорында кешеләргә турыдан-туры ярдәм булачак.